30 майда көчле җил Мөслим районында “Находка” кибетенең түбәсен алып ата. Конструкция шунда эшләүче 35 яшьлек кибетче Лилия Нуриеваның өстенә килеп төшә. Кибетчене хастаханәгә алып барып җиткерә алмыйлар, алган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә… «Татар-информ» Лилия Нуриеваның якыннары белән сөйләште.
Социаль челтәрләрдә Мөслимдә булган фаҗиганең фотолары чыкты.
Шаһитлар белдерүенчә, көчле яңгыр 16.30 сәгатьтән соң ява башлаган. Давыллы яңгыр йорт түбәләрен, теплица япмаларын кубарган, каралты-кураларны җимергән, биналарның калай түбәләрен алып аткан. Түбә астында машиналар да калган, ләкин иң аянычлысы — кеше гомере… Мөслимдә кибет түбәсе ишелеп төшү сәбәпле бер кеше авыр хәлдә хастаханәдә ята. Ә кибетче Лилия Нуриеваның гомерен табиблар саклап кала алмый.
“Сабыр, мәрхәмәтле, тырыш, максатына омтылучан, бар яктан да булган иде. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, кеше хәленә керә белүчән булды. Аның кебек изге күңелле кешеләр сирәк, шуңа күрәдер Аллаһы Тәгалә изге Рамазан айларында үз хозурына алды. Гөрләтеп тормыш иткәндә, әле куанып яшәр чагында гүр иясе булды Лилиябез. Бу авыр хәсрәтне, аянычлы фаҗигане күңел һаман кабул итми. Менә-менә шалтыратыр һәм хәлләребезне сорар кебек”, — дип сөйли аның туганнары.
“Ишек-тәрәзәләрне ябарга, помидорларны капларга кушты”
Үзе гаиләсе белән Катмыш авылында яшәсә дә, Мөслимгә барып эшли ул. 30 май көнне Лилия, гадәтенчә, иртәнге сәгать сигездә “Находка” кибетенә эшкә китә. Эшен бик яратып, һәрбер сатып алучы белән уртак тел табып эшләгән. Ялда булган чакларында: “Ял кайчан бетәр, тизрәк эшкә чыгар идем инде. Эшемне сагындым”, — дип көннәрене санап эшкә чыгуын көткән ул.
— Аның кебек тәмле телле, якты йөзле кибетче юк. Башка сатучылар кебек ишектән килеп керүгә “Нәрсә кирәк?” – дип сорамый, ә җайлап кына исәнләшә, хәлләрне сораша. Өлкәннәргә аеруча игътибарлы булды, кибеттә чират күп булмаса, кулдан тотып ишеккә кадәр озата чыга иде. Бик авыр хәсрәт, күңел ышанмый. Берәүгә дә начарлыгы тимәгән бала иде…
Кеше 40 көн үлем исереклеге белән йөри, диләр. Лилия белән аралашкан Сания Вәлиева анда үзгәрешләрләр сизгән. Гел аралашырга яраткан кибетче бу көнне күп сөйләшмәгән.
— Кибеткә гел иртә белән, кеше аз вакытта йөри идем. Бу юлы нигәдер төштән соң барырга уйладым. Хәсрәт киләсен күңел алдан сизә, җаныңа урын таба алмыйсың диләр бит. Лилия дә, башка көннәрдән аермалы буларак, аз сүзле булды, артык күп сөйләшмәде. Алган әйберләремне сумкама тутырганда, телефоныма оператордан хәбәр килде. Минем күзем начар күрә, шуңа күрә Лилиягә смс-хәбәрне ачып укырга куштым.
Телефонда акча беткәндер, шуны хәбәр итәләрдер дип уйладым. “Һава торышы бозыла, көчле җил булачак дип язылган. Ишек-тәрәзәләреңне яба, помидорларыңны каплый күр”, — диде ул миңа. Минем помидор үстергәнне, бакча эшен яратканны белә иде. Бу безнең соңгы күрешүебез, сөйләшүебез булды… Аның йөзе, әйткән сүзләре барысы да истә.
Мин кибеттән кайтканда, җил көчле түгел иде әле. Сәгать өч, дүрттән соң гына көчәйде.
Лилиянең үлеме хакында кызым шалтыратып әйтте, интернеттан укып белгән. Кем уйлаган бит шулай буласын. Шундый кешеләрнең дөньядан вакытсыз китүе кызганыч — дип искә алды бу көнне Сания Вәлиева.
“Бүтән эшкә күчәсе килүе хакында әйтте”
Интернет челтәрләрендә Лилиянең үлемен болай сурәтлиләр: ул гарасатны карарга урамга чыккан булган, шул вакытта аның өстенә түбәнең бер кисәге килеп төшкән. Шаһитләр һәм мәрхүмнең туганнары моның дөрес түгеллеген әйтте.
“Татар-информ” журналисты Лилиянең бертуган абыйсы Радик Хайруллинга шалтыратты. Телефонны Радикның хатыны Гөлназ алды. “Тикшерү эшләре бара, Радик белән Айрат (мәрхүмнең ире) шуның буенча йөриләр. Без – Азнакайда”, — диде ул.
— Хәзер туктагыз, тынычланыйм әле башта. Бу фаҗигане еламыйча искә алып булмый, шундый зур югалту. Сөйләргә авыр булса да, мин сезгә сөйлим. Ике баласы ятим калды, бер улы — 7 сыйныфны тәмамлады, икенчесе – быел мәктәпкә керергә тиеш иде. Үзе дә япь-яшь, 27 ноябрьдә 35 яшь тулырга тиеш иде. “Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер”, диләр бит. Күрәмсең, дөрестер.
Дүшәмбе көнне отпуск ялыннан соң эшкә чыкты. Кибеттә иртәнге сигездән алып бишкә кадәр эшли иде. Смена буенча эшләмәде, менә шул ягы читен булды. Соңгы арада бүтән эшкә күчәсе килүе хакында да әйтте.
“Ренгентка төшерделәр, исән бер генә җире дә калмаган”
— Фаҗига ничек килеп чыккан соң? – дип сорыйм Гөлназдан.
— Без эштә идек, фаҗига хакында Лилиянең ире хәбәр итте. Шуннан соң тиз генә җыенып, “Находка” кибетенә киттек. Бу хәл 17.05 сәгатьтә булган. Айрат, ике баласын алып, Лилияне эштән алып кайтырга барган. Балалар әтиләре белән машинага утырганнар, Лилия өлгермәгән. Үлемне күз белән каш арасы, диләр. Ничәдер секунд эчендә давыл 450 кв.метр түбәне аның өстенә алып ташлаган. Барысы да аларның күз алдында булган. Узып баручы кешеләр белән калай астыннан алып чыкканнар. Бик тиз булган бу хәл…
Без килгәч, ашыгыч ярдәм машинасы белән Мөслим Үзәк район хастаханәсенә озаттык. Ярты сәгать узганнан соң, 17.23 сәгатьтә ул үлде.
«Бәлки исәндер» дигән уй белән табиблардан кат-кат сорадык. Кызганыч, алардан: “Кан басымы 0”, — дигән җавап кына ишеттек. Ренгентка төшерделәр, исән бер генә җире дә калмаган. Бөтен җире сынган, кабыргалары, сөякләре чәрдәкләнеп беткән.
Без Азнакайга моргкка бардык, аны 8.30 cәгатьтә алып кереп киттеләр. Өч-дүрт сәгатьтән соң, барлык эшләрне төгәлләп безгә тапшырдылар. 31 майда Мөслимдә җирлибез. Балалар Катмышта, аларга әле хәбәр итмәдек… Җирләргә алып кайткач нәрсә дип җавап бирәсе, бу кайгылы хәбәрне ничек әйтәсе булыр, белмибез…
Җитез иде, чисталыкны бик яратты. Идәндә кечкенә генә көнбагыш чүбе булса да, өйне җыештыра иде. Аның кебекләр бүтән юк…
“Өс-киемнәремне алыштырмыйча урамга чыгып йөгердем”
Кемнән генә сорама, Лилияне барысы да уңай яктан, матур сүзләр белән генә телгә ала.
— Лилия апаем бик яхшы, эшчән кеше иде. Аның сыман чиста күңелле, ачык йөзле кеше юк дип чын йөрәктән әйтә алам. Туганнарга һәрвакыт игътибарлы булды, барыбызны да хөрмәт итеп яшәде. Миңа туганнан туган апа булса да, бертуганым кебек кадерле иде. Гел бергә булдык, барлык серләремне, кайгы-хәсрәтләремне аның белән уртаклаштым. Төпле киңәшләре, акыллы сүзләре белән туры юл күрсәтүче иде ул, — дип сөйләде туганы Айгөл Тукбаева.
— Эш яратты. Сез аның өен, бакчасын күрсәгез икән! Бөтен җирдә тәртип, чисталык хөкем итә. Шкафындагы киемнәрен линейка белән тигезләп тезгән кебек булыр иде. Кайчан гына кунакка килмә, өстәл тулы пешкән ризык, тәм-том булды. Һәркемне ачык йөз белән каршы ала, озатып кала иде.
Тормышка гашыйк, һәрбер көнне сөенеп каршы ала, дөньяның матурлыгын күрә белеп яшәгән иде. Айрат абый белән бер-берсен яратып яшәделәр, күзләр генә тигәндер…
Мин Мөслимдә торам. 17.13 сәгатьтә Лилиянең әнисе Энҗүдә апа шалтыратты. “Айгөл сеңлем, “Находка” магазины җимерелгән бит, Лилия апаң шунда калган. Син тиз генә барып карап кайт әле”, — диде. Өс-киемнәремне алыштырмыйча урамга чыгып йөгердем, ишекне дә бикләп тормадым. Йөгереп барганда Лилия апаның кайнатасы туктады, ул да шунда бара иде. Без килеп җиткәндә ашыгыч ярдәм машинасы белән район хастаханәсенә алып китергә әзерләнәләр иде.
Лилиянең соңгы көне, соңгы сөйләшүләре турында белешергә теләгән идем. Кызганыч, ире Айратның бик нык елавы, аны тынычландырыр өчен дарулар гына эчереп торулары хакында әйттеләр. Әнисе Энҗүдә апага да шалтыратмадым. Болай да борчу-хәсрәт утында янган ананың, йөрәк яраларын кузгатырга батырчылык итмәдем…
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА, Интертат