Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен җимерү сүзләренә аңлатма бирә

-- Лэйсирэ

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябыла дигән сүзләр дөреслеккә туры килми дип белдерде. «Әлеге имеш-мимешләр Татарстан өммәтендә фетнә чыгару һәм кешеләрне хаталандыру максатыннан чыгарылды, күрәсең», ди мөфти.

Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы Камил Сәмигуллин үзенең Инстаграм сәхифәсендә белдерде.

«Казанда күбебез өчен туган йорт шикелле якын булган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын җимерү турында сүзләр йөри башлады. Мин, Татарстан мөфтие һәм шушы мәдрәсәнең мөдире буларак, сезгә аерым ачык рәвештә игълан итәм: бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килми, алар – ялган! Җирбитләр чыгарган әлеге имеш-мимешләр Татарстан өммәтендә фетнә чыгару һәм кешеләрне хаталандыру максатларыннан чыгарылды, күрәмсең», ди мөфти.

Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасы

Камил Сәмигуллин Галиев мәчетен төзекләндерү эшләрен алып барган вакытта килеп туган вакыйгаларны искә төшерә. «Үзләренең наданлыклары белән аны ачуга каршы чыгучылар булды. Әмма бүген аның балкып торган бинасына күз салыгыз! Шәһәр үзәгенең бер бизәге, мәчет җомга саен дин кардәшләребез белән тула һәм көндәлектә дә буш тормый. Әлеге бина үзенең тарихи функцияләрен башкара», ди Татарстан мөфтие.

Ул яла ягудан, ялган сүзләрдән сак булырга чакыра. «Дөреслекне тәгаен белмичә сүз сөйләп, алдакчыларга тиң булмагыз. Расланмаган, дәлилләре булмаган гайбәтләрдән ерак торыгыз, аларны таратучы булмагыз, чөнки үзегез дә ялганчылар рәтенә кертеләчәксез. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйхи вәссәлам әйткән: «Ни ишеттең, шуны сөйләү кеше өчен ялган дәрәҗәсендә булыр» (Мөслим). Изге Рамазан айларында күз һәм колакларыгызны гайбәттән саклагыз! Аллаһы Тәгалә барчабызны да туры һәм гадел сүзле бәндәләрдән итсә иде», дип яза Камил Сәмигуллин.

Күптән түгел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябыла икән дигән имеш-мимешләр таралды. Бу хактагы аноним хат Азатлыкка да килгән иде. Шәкертләргә әйберләрен җыя торырга кушылган дип тә белдерелде.

Азатлык

Бәйле