«Суперский» кара җимешле салат рецепты

-- Лэйсирэ

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан «суперский» кара җимешле салат рецептын тәкъдим итәбез:

1.Пешкән, вак кына итеп туралган тавык ите;

2. Маринадланган суган (суганны вак кына итеп турыйбыз, кайнар суга салабыз, бер аш кашыгы шикәр комы салып, бер 5 минут тотабыз, суын сөзәбез);

3.Тозлы кыярны вак кына турыйбыз ;

4. Пешкән кишерне вак кына итеп турыйбыз ;

5.Парландырылган кара җимешне турыйбыз ;

6. Банкалы яшел борчак.

Шушы тәртиптә 1-6 катлап майонез белән аралаштырып барабыз.

«Суперский» салатыбыз әзер булгач, берәр сәгатьтән соң табынга бирәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Бәйле