Шифердан ясалган түтәлнең өстенлеге күп [киңәш-табыш]

-- Лэйсирэ

Хәзер авылларда өй түбәсен заманча материаллар белән ябалар. Әле чагыштырмача яңа булса да, шиферны төшерәләр. Иске шиферны бакчада түтәл ясау өчен куллана аласыз.

Шифер түтәлнең өстенлеге күп. Шифер температура үзгәрешенә, дымга чыдам. Мондый түтәлдә үсемлекләр пешми. Шиферның җиргә күмелгән урыны да череми, кимендә 10 елга җитә. Ул җиңел җыела, мондый түтәл бик матур күренә. Шифер белән кура җиләге, керән кебек таралып үсәргә яратучы культураларны киртәләп алып та була.

Кимчелеге — бәрелүне яратмый, тиз ватыла. Кискәндә сәламәтлеккә зыянлы тузан оча. Шиферны күзлек киеп, авыз-борынны каплап кисегез. Бу эшне бакчада башкарырга ярамый, аның тузаны туфракка эләкмәскә тиеш. Иң элек түтәлнең урынын билгеләргә. Кырыйларын казырга. Гадәттә, түтәлнең кырыйларын үсемлекнең төренә карап, 15-30 см чыгып торырлык итеп ясыйлар. Җылы түтәл ясаганда биеклеген 50 см га кадәр күтәрергә була. Шулкадәр үк өлешен җир астында калдырырга кирәк. Шиферның дулкынына аркылы акбур белән сызыклар ясарга. Шиферны болгарка белән кисү уңайлы, кисәсе урынга су сибеп торырга кирәк. Кырыйлары сынмасын өчен, иң элек ике ягыннан кисемнәр ясыйлар. Әзер тасмаларны түтәл периметры буенча җиргә күмәләр, ике ягыннан да җирне тыгызлыйлар. Түтәл әзер, аңа уңдырышлы туфрак салып, үсемлекләрне утыртасы гына калды.

Ирек мәйданы

Бәйле