«Яшь чагым – җүләр чагым», – дияргә ярата идек без яшь вакытта. Яшьлек! Иң матур, күңелле вакытлар… Ул беркайчан да бетмәс, мәңге яшь булып калырбыз кебек тоела иде. Үзең олыгая барасың, ә яшьлекнең узганын сизмисең. Ничә яшьтә генә булсаң да йөрәк һаман да яшь булып кала бирә. Урамнарда балалар тавышы килсә яки уйнаганнарын күрсәң, шулар янына барып, уенга кушылып уйнап китәрмен төсле.
Шулай берничә еллар элек, башкалабыздагы бер дәрәҗәле генә оешмага барырга туры килде. Минем шикелле чират көтеп торучы халык хәйран гына күп иде. Янәшәмдә генә ике яшь егет утыра. Арасыннан берсе телгә бик оста, гел сөйләшә, теләсә кемгә сүз ката. Андый җирдә кешеләрнең бик сөйләшәселәре килми бит, тизрәк йомышларын йомышлап кайтып китү ягын карыйлар. Теге егет, башкалар белән сөйләшеп китә алмагач, миңа дәште. Без аралашып киттек.
Егетнең исеме Илназ булып, республикабызның зур гына бер шәһәреннән икән. Сөйләшкәндә авызыннан аракы исләре килеп киткәли. «Менә нәрсә сөйләштерә икән сине, егетем», – дип уйлап куйдым. Ул үзгәртеп кору елларында туган бала. Мәктәптә әйбәт укыган, спортның берничә төрен бик яраткан. Әти-әнисе завод эшчеләре булып, әтисе аңа биш яшь тулгач, икенче гаилә корган. Илназ әтисенең аларның тормышы белән кызыксынмавыннан, булышмавыннан зарланып алды.
Үсеп җитеп, армия сафларында булып кайтканына да дүрт ел икән инде. Ләкин беркайда эшләми, эшкә кулы ятмавын сылтау итеп күрсәтәсе килде аның. Күренеп тора, аракыны үз итә башлаган. Үзе дә гаилә башлыгы булган ир, ничә еллар элек гаиләдән киткән әтисенә ачу итеп, эчү юлына тагын да тирәнгәрәк кереп бара. Әнисе күпме генә тиргәсә дә эчүен ташламаган. Ана кеше, бәлки эчүен ташлар, дип, өйләндереп тә караган.
Илназның биш айлык кызы бар икән. Карап торышка бик акыллы, булдыклы егеткә охшаган үзе. Ике кулыннан тотып тартсам, гүя ул бата башлаган баткаклыгыннан чыгар төсле тоелды миңа. Үзем дә ата-ана назы күрмичә үскәнгәме, Илназга үгет-нәсыйхәт бирәсе иттем. Күптән түгел генә өйләнешсәләр дә, эчкече ирдән хатынының аерыласы килә икән инде. Тагын бер сабый ятим үсәчәк дигән сүз бит бу… Бу баткак юл үземә дә бик таныш булганлыктан, аннан соң кайсыдыр «сары сөяге» белән миңа якын тоелган бу егеткә шактый гына «мораль» укыдым.
Илназга әтисе янына барып, сөйләшеп кайтырга да киңәш иттем. «Аңлашырга һәм бер-берегезне гафу итәргә кирәк сезгә», – дидем.
Мин сөйләгәндә бер сүз дә дәшмәде Илназ, ләкин күзләрен яшерә иде. Шунлыктан: «Бу егет намус, вөҗдан дигән төшенчәне югалтмаган икән», – диеп уйлап куйдым. Өйгә кайткач та шактый вакытлар уйландым әле мин ул егет язмышы турында.
Берничә ел гомер узды. Шундый әйтем бар бит: «Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша ул». Бик дөрес әйтелгән икән.
Хатыным белән Казанга татар артистларының йомгаклау концертын карарга килгән идек. Күңелле узды яраткан артистларыбызның чыгышлары, бик яратып карадык. Концерт бетеп, фойега чыккач, шунда таныш сыман тоелган бер егет белән басып торган кызны ерактан гына күреп алдым. Йөзе таныш тоелса да, кем икәнлеген исемә төшерә алмадым. Урамга чыккач, артымнан килеп, берәү исемем белән эндәште. Күпме еллар элек очраклы рәвештә генә тормыш юлыбыз кисешкән Илназ иде бу. Күзләреннән шатлык чаткыллары сибелә. Үзгәргән егет, танырлык та түгел.
– Тәки очраштык бит, абыем, – дип, хатыны Наилә белән таныштырды.
Теге вакытта чиратта торганда минем белән сөйләшкәннән соң, Илназ гаиләсе белән үзләренең шәһәрләренә кайтып киткән. Иң беренче үз алдына аракыдан котылу бурычын куйган. Хатынын һәм баласын югалтудан курка башлаган. Авыр булса да, ничекләр итсә иткән, аракыны ташлау, ул чирдән котылу бәхетенә ирешә алган. Берникадәр вакыттан соң армиядә алган һөнәре буенча элемтәче булып эшкә урнашкан. «Баштарак хезмәт хакым аз иде, тәртипле эшче булгач, акчамны арттырдылар. Бераздан эш дәрәҗәсен күтәрделәр. Читтән торып техникумга укырга кердем», – дип шатлыгын уртаклашты Илназ.
Аракы эчәсе килә башласа, Илназ үзенең бәләкәй кызын күз алдына китергән. Аның бәхете, гаилә тынычлыгы өчен яшәвен уйлаган. Хәзер инде биш ел эчкәне юк икән. Икенче балалары туган, анысы – малай. Ә иң мөһиме: Илназ әтисен кичергән һәм бүген алар аралашып яшиләр.
Тормыш ул мизгел эчендә узып китә. Шул мизгелдә үзеңнең урыныңны таба да белергә, тормыш көзеңдә яшәгән гомерең өчен үкенмәслек итеп яшәп тә калырга кирәк.
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе, Безнең гәҗит