Дания Тямаевадан «Мишәр бәлеше» рецепты

-- Лэйсирэ

Казанда яшәүче Дания Тямаевадан «Мишәр бәлеше» рецептын тәкъдим итәбез. Бәлеш камырын кул астындагы продуктлардан басарга тәкъдим итә, Дания ханым.

Бу очракта җылы сөт, бераз каймак, бүлмә температурасында йомшарган 1 аш кашыгы чамасы атланмай, он. Камырны йомшак итеп басарга.

Эчлеккә ингредиентлар таба размерына карап чама белән алына. Дөге белән карабодайны чистартырга (юарга кирәкми), ярым әзер булганчы пешерергә һәм агып торган салкын су белән юарга, тастымалга салып 3-4 сәгать киптерергә, курәгә, кара җимеш, йөзем, тоз һәм шикәр комы салып болгатырга.

Эчлекне берничә рәткә бүлеп салу зарур, ә рәтләр арасына атланмай турап салырга кирәк.

Бәлеш 1-1,5 сәгать пешкәч, бөкесен алып, 200-250 грамм эретелгән атланмай салырга.

«Мишәр бәлеше» татлы да, туклыклы да.

«Интертат»

Бәйле