«Топ — 5» иң тозсыз татар клиплары [видео]

-- Лэйсирэ

Татар җырларына төшерелгән клиплар дигәндә, гадәттә акылга, кырда яки каеннар арасында кулларын җәеп җырлап торучы кеше килә. Ләкин хәзер, андый клиплар сирәк очрый башлады, алар урынына тагын да тозсызрак клиплар барлыкка килде. Без топ-5 иң тозсыз татар клибын сайлап алдык.

5 урын — Раяз Фасыйховның күптән түгел чыккан «Шомыртлар» клибы. Бер яктан караган клип бик матур, визуаль яктан да камил. Диңгез, матур күренешләр, матур йөзләр матур кыз һәм чыннан да шәп, заманча истә кала торган музыка. Ләкин җырның тексты һич кенә дә клипта булганнарга тәңгәл килми. Клипның сюжетында бик әһмиятле компонент — мантыйк юк. Шуңа күрә, бишенче урын Раязның әлеге клибына бирелә.

4 урын — Әсхәт «Килче, килче яныма» җырына төшерелгән клибына бирелә. Җыр сүзләре һәм мотивы пүчтәк кенә булса да, бик нык истә кала һәм атналар буена бәйләнеп йөрергә сәләтле. Бәлки бу начар да түгелдер, әмма Әсхәтнең сәер, бөтен клип буена үзгәрми торган, бертөрле биюен күргәч, җыр икенче планга күчә. Клип белән җырның эчтәлеге берничек тә кисешми. Ләкин клипның Әсхәтсез моментлары, чыннан да бик матур төшерелгән шуның өчен әлеге клип 4 урын ала! ( Чынбарлыкта, бу клипка «яхшырак» урын да биреп булыр иде, ләкин мин Әсхәтнең өемә килеп бии башлавыннан куркам).

3 урында — Рафаэль Якуповның «Килмә дисең» клибы. Сюжеты буенча ул Салават Миңнехановның – «Кил, кил» дип аталган җырына төшерелгән клибын искә төшерә, ләкин ул күпкә, күпкә, күпкә сыйфатсызрак. Клипта авторы — авыл егетене, чибәр шәһәр кызын, ничек итеп үзеңә каратырга икәнен өйрәтә. Әгәр дә өч роза бүләк иткәннән соң, сөйгән кызың әле һаман да сине ярата башламаган икән, димәк, аның өенә алкоголь белән кәнфит алып килергә кирәк. Әгәр дә инде монысы да көткән нәтиҗә бирми икән, ул вакытта, авыр артиллерия — барлык кызлар күңелен яулый алырлык нәрсә — песи баласы ярдәм итәргә тиеш. Рафаэль Якуповтан ахмак пикап дәресләре өчен, аңа 3 урын бирелә! Котлыйбыз!

2 урында Раниф Вахитовның «Ай былбылым» җырына төшерелгән клибы. Раниф Вахитов әлеге клибында изге нәрсәгә — татар халык җырына кул тидергән. Тидереп кенә калмаган, ул аны ботарлап, ерткалап бетергән һәм начар җырга котычкыч ахмак клип төшергән. Әлеге клип, караучыда нинди хис тудырырга тиеш булгандыр, билгесез. Ләкин сөлек шикелле бөтерелгән кызларга һәм бер урында корсак киереп һәм кулларын җәеп биеп торган Раниф Вахитовка карагач, бер үк вакытта көләсе һәм җылыйсы килә. Көләсе — чөнки бу сафсатага көлмичә карап булмый, елыйсы — чөнки мондый клиплар чыккач, татар сәнгать дәрәҗәсе нинди мөшкел хәлдә булуы аңлашыла. Раниф Вахитовның «Ай былбылым» җырына төшерелгән клибы, иң тозсыз топ — 5 татар клиплары номинациясендә 2 урынны яулый.

1 урында Римма Никитинаның «Синсез алга атлыйм» җырына төшерелгән клибы. Римма Никитинаның клиплары ул гомумән аерым бер тема. Бу клибына ул бөтен кирәк булмаган нәрсәләрене тутырып бетергән. Клипны ямьсез, спальный район күренеше ача, аннан без Римманың машинада җырлап утыруын күрәбез. Соңыннан клипның герое — клип эчтәлегенә караганда, бик үк акыллы булмаган ир кешенең, кызлар белән йоклаганын һәм Римманың китүеннән соң кояш баешы фонында үкенеп утыруын күрәбез. Бу җырның нәрсә турында икәнен төгәл әйтү кыен — әллә хатын кызның мескенлеге һәм ахмаклыгы турында, әллә ир кешенең начарлыгы турында… Нәкъ менә шуңа күрә клип лаеклы беренче урынны ала!

Ә сез бу топка тагын нинди татар клипларын кертер идегез?

P.S. Истә тотыгыз: авторлар фикере белән редакция фикере тәңгәл килмәскә мөмкин

Тәнкыйть баба, Идел

Бәйле