Илфат Фәйзрахманов үзен Рамазан аенда исерек булган дип гаеп тагучыларга җавап бирә

-- Лэйсирэ

Әйткәнем бар инде, мин телевизор карамыйм. Ләкин әллә ничә көн тик торган телевизорымның пультына басып карыйсы иттем. Экранда Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак белән әңгәмә бара. Сүз бензин хаклары турында. Узган атнада АЗСка тукталгач, 92нче маркалы бензинның 40 сум 50 тиенгә күтәрелүенә чак егылып китмәдем. Әле яңа гына бәя кат-кат үзгәрде бит. Ни аңлатырлар икән дип, телевизорга текәлдем. Тик башын күрмәгән тапшыруның ахырына җитәргә сабырлыгым түзмәде, берничә фразаны ишетүгә урамга чыгып киттем.

Дмитрий Козак нефть бәяләре күтәрелүгә үз аңлатмасын бирә. Янәсе, бездә бензин хакы башка илләр белән чагыштырганда күпкә арзан икән. Мисал итеп Норвегияне китерә. Нефть табучы ил, ләкин анда бензин безгә караганда 2 тапкыр кыйммәтрәк. Нефть табуда лидерлар исемлегенә кергән АКШта да бензин хакы безгә караганда күпкә кыйммәт, ди ул. Ләкин хөрмәтле Русия хөкүмәтенең зур дәрәҗәдәге түрәсе әйтеп бетерми, «А» дигәч, «Б»сын да әйтәсе бит инде.

Бензин бәяләре күтәрелүне шулай башка илләргә төртеп күрсәтеп аклау, минем уемча, көпә-көндез КҮЗГӘ ТӨТЕН ҖИБӘРҮ ул. Ягулык бәяләре белән әлеге илләргә тиңләшергә теләгәндә, андагы тормыш дәрәҗәсен дә телгә алырга иде, әйтик хезмәт хакларын… Русиядә уртача хезмәт хакы 615 доллар булса (безнеңчә 35 мең сум, алай алучылар күпмедер), ә Норвегиядә 3781 (234500 сум), АКШта 3120 доллар (193500 сум).

1 л. бензиндагы бәядә безнең илдә нефть бәясе өлеше 7 проценттан артмый. Димәк, нефтькә халыкара биржа хакы АЗСлардагы бәяләргә йогынты ясый алмый. АКШта 1 литр бензин бәясенә нефтьнең биржа бәясе 80 процент керә. Русиядә сатылучы бензин хакының 33 проценты нефтьне табу, сату, җитештерү белән бәйле. Бездә бу тармак аерым олигархлар кулында. Алекборов, Евтушенко, Сечиннар хуҗа бу тармакка. Сечинның хезмәт хакы күпме икәне мәгълүм, ул көн саен 2 миллион ярым сум хезмәт хакы ала, айга түгел, көнгә. Һәм бу компанияләргә бензин хакы югары булу үтә файдалы. Димәк, бензин бәяләрен дәүләт контрольгә ала алмый, алырга да теләми бугай.

Аннан соң Русия эшкәртү ягыннан да артта сөйрәлә. Әйтик, нефть эшкәртү заводлары Русиядә 29 булса, Кытайда 140, АКШта 100. Ягулыкның сыйфаты буенча да дөньяда без иң артта. Нефть державасы нефтьне чимал килеш читкә озату, ә үз халкына кыйммәтле сыйфатсыз бензин, соляр сату белән генә шөгыльләнә.

Дмитрий Козак катнашындагы тапшыруны караучылар аңа ышанды микән?! Соңгы бер ай эчендә генә дә 1 литр бензинның уртача 4 сумга кыйммәтләнүен берничек тә аклап булмый.

Чиратта коммуналь түләүләр… Мин үзем машинамда бик күп йөрмим, әмма атна саен 30–40 литр бензин салам. Моңа коммуналь түләүләрне дә кушсаң (быел кышын ул 12 мең сумга җитә язды), тагын элемтә чыгымнарын да өстисе… Һәм Русиядә яшәве чынлап та гаҗәп килеп чыга: яшибез бер төрле, ә телевизор икенче тормыш турында сөйли. Бәяләрне бездә хисаплап түгел, түшәмнән алалар төсле тоела миңа. Юкса, ягулык, электр, газ хакының чүпрә кебек күперүен мин һич кенә дә аңламыйм. Шулай ук сыер асрап сөт хисабына яшәүче авыл халкын җәй җитүгә кычкыртып талауны да башыма сыйдыра алмыйм: сөтнең бәясе төшә, ә кибетләрдә ул арзанаймый. Мин белә башлаганнан дәвам итә бу процесс. Хәзер хөкүмәт югарылыгында читтән коры сөт кертелә, дип зарланалар. Ник кертелә, ник үз җитештерүчебезне хөрмәтләмибез, моңа аңлатма бирүче, гафу үтенүче юк. Читтән пальма маен кертеп үз халкыбызны агулыйбыз. Барына да рөхсәт, хөкүмәт моның чарасын күрми. Миңа калса, безнең дәүләт үз халкын яратмый, аның үз халкында кайгысы юк, әнә дөнья кайгысы белән баш каткан: Сүрия, Украина проблемалары беренче чиратта, чит илләрдә урыс дөньясын кайгыртасы бар.

Алдагы тормышыбызга оптимизм торган саен сүрелә бара сыман. Якын киләчәктә ил пенсия реформасы белән тетрәнеп алачак әле. Бу хакта газетабызның 23нче май санында яздым («Пенсионерлар картая һәм тагын бер якты киләчәк көтә»). Әлегә кемне ничә яшьтә лаеклы ялга чыгарасы гына хәл ителмәгән. Беренче вице-премьер Антон Силуанов җитәкчелегендәге Минфин ирләрне 65кә кадәр, ә хатын-кызларны 63кәчә эшләтмәкче. Хезмәт министрлыгында ирләргә пенсияне 65тә, яки 62дә, ә хатын-кызларга 60та билгеләргә кирәк дип саныйлар. Әлбәттә, халык бу реформага каршы һәм аны эчке дулкынлану белән каршылый.

Иҗтимагый фикер фонды үткәргән сораштыруда катнашучыларның 82 проценты пенсия яшен арттыруга каршы. Бу реформаны хөкүмәт даирәсендәгеләр ничек аңлатыр?! Хәер аңлатмалар бирелә бит инде: Русия иң яшь пенсионерлар иле, диләр. Әмма аңлатма төгәлләнми: кайда күпме пенсия алуларын һәм гомер озынлыгы ничек булуын да телгә аласы иде бу аңлатмаларны биреп акланганда.

Русия элек электән КОРРУПЦИЯ чоңгылында яши. Патша чорында да булган, мөгаен, минем гомеремдә дә бетмәс ул. Петр беренченең мәгълүм указы гына да ни тора: урманчыларны урман ашатырга тиеш, дигән бит. Әйе, Русиядә ТҮРӘЛӘРНЕ ВАЗЫЙФА АШАТА.

«КоммерсантЪ» газетасы хәбәр иткәнчә, Дагестан Эчке эшләр министрлыгы полковнигы Магомед Хизриев тоткарланды. Чыганак белдергәнчә, ул 2 миллион долларга Дагестан Эчке эшләр министры вазыйфасын сатып алмакчы булган. «Эхо Москвы» радиосы соңгы 20 елда Дагестанда дәүләт вазыйфаларына түрәләр бары тик сатып алу нәтиҗәсендә генә билгеләнде, дип белдерде. Радионың сәяси күзәтүчесе Юлия Латынина аңлатканча, Магомед та тоткарланмаган булыр иде, әгәр саранланмаса, акчасын экономияләп калдырырга теләмәсә.

СПЕКТАКЛЬ – ТАМАША

Менә шундый вакыйгалар фонында журналистика белән бәйле ыгы-зыгы да кубып алды. Русиядәге вәзгыятькә риза булмый Украинага киткән Аркадий Бабченко башта үтерелде, аннан терелтелде. Украина махсус хезмәтләре, аңа Русия иминлек хезмәтләре тарафыннан һөҗүм оештырыла, дип, бу спектакльне махсус оештырган булып чыкты. Янәсе, ул шулай үтерүчеләрне, заказчыларны тота һәм Русия ФСБсын фаш итә. Белмим, инде ничә көн үтте, әлегәчә теге яктан да бу яктан да анык ышандырырлык аңлатма юк. Бу театрның режиссеры, сценарий авторы кем? Кайчан да булса ачыкланырмы, белмим. Ләкин сәяси максатларда журналистларның кулланылуы торган саен борчый мине. Минем карашымча, журналист бәйсез булырга, демократия тарафдары, халыкка дөреслекне тарафсыз тапшыру максатын куеп эшләргә тиеш. Шушы спектакльдә катнашкан Андрей Бабченко исә минем өчен, журналист буларак, чынлап торып үлде. Мин андый уеннарда беркайчан да катнашмас идем. Монысы минем эшчәнлегем белән кызыксынучы даирәләр колагына, кызыксыну барлыгын беләм чөнки.

МИҢА НАХАК ГАЕП

Инде килеп, узган атнада үзем белән килеп чыккан гадәттән тыш вакыйганы һич кенә дә сәяси заказдыр, дип бәяләмим. Әмма аның гап-гади ахмаклык, хата булуына да ышанмыйм. Узган сишәмбедә «Эфир» телеканалы мине исерек дип күрсәтте, нәтиҗәдә редакциягә аптырап мөрәҗәгать итүчеләр хисапсыз булды. Хәтта ачуланып шелтәләүчеләр дә бар иде. Янәсе, Рамазан аенда эчеп йөрүчемен…

ЭШ БОЛАЙ БУЛЫП ЧЫКТЫ:

Чакыру буенча мин дүшәмбе көнне «Ярдәм» мәчетенә авыз ачарга бардым. Аннан соң Ибраһимов урамындагы мәчеткә Тәравих намазына юнәлдем. Ләкин, гөнаһ шомлыгы, чатта бер машина белән аз гына эштеренеп китештек. Әлбәттә полициягә шалтыраттык, иминият акчалары бар ич, зыян зур булмаса да. Шунда «Перехват» тапшыруы журналистлары килеп чыкты. Мин төшерүне тыйдым. Бердән темасы ул кадәр проблемалы, телевизорлардан сөйләрлек түгел, икенчедән фотога, видеога төшерүгә рөхсәт итмәскә һәркемнең хокукы бар, әгәр журналистларның мөрәҗәгате синең хезмәт вазыйфаң белән бәйле булмаса. Ләкин эфирлылар минем дәгъваларыма карамастан, төшерүләрен дәвам итте, мин кисәттем: әгәр мин экранда күренсәм, судка мөрәҗәгать итәчәкмен, дидем.

Икенче көнне, 29нчы майда газетамны нәшриятка тапшырып ятканда телефон шалтырый, газетабызның юристы Зөбәйдә Яхина икән: «Илфат син эчеп йөрдеңмени, ни булды?» – ди бу.

«Перехват» тапшыруының кичке ундагы чыгарылышын күреп үзем дә егылып киттем. Кайсыдыр ишегалдында чик сакчылары бәйрәм иткән, исерек килеш рульгә утырганнар, гаепләрен таныганнар – моны диктор, Ольга Лаврова әйтә һәм мин сукрана – сукрана, төшерергә тыйдым, дип машинама кереп утырып ишегемне ябып куям.

«Эфир» телеканалына шалтыраттым, «Интертат» газетасы бу хакта язып чыкты, интернет шаулый. «Эфир» каналында бу хатабыз, дип аңлаталар. Ләкин мондый хата ни рәвешле килеп чыккан, әлегәчә аңлатма бирүче юк. Мөгаен эш судка барып җитәр.

Шуңа күрә газета укучыларыма искәртәм, ышанмагыз «Эфир» телеканалына. Исерек түгелмен. Хәтерләмим дә инде, бер 30 еллап булыр ураза тота башлаганыма. Мин Аллаһка ышанучы, бары Аннан гына куркучы адәм. Андый яман эшләр, бигрәк тә изге Рамазан аенда мөмкин хәл түгел. «Эфир» телеканалы яла ягучы, кызган фактлар артыннан куып ялган белән шөгыльләнүче телекомпания.

Тоткан уразаларыбыз савапка булса иде. Амин.

Барыбызга да иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Безнең гәҗит

Бәйле