Күтәрткән юлдан авыл башына кергәндә, беравыкка тукталып тын алам. Әтием кабере өстендә үскән пар миләш утлы тәлгәшләре белән миңа карап торадыр шикелле. Бер-бер артлы өстәлгән калкулыклар арасыннан, бәлки, минем күзләр аның тимер рәшәткәсен тиз генә таба алмас та иде әле.
Миләш, миләш… Ул үземнән дә алдарак сәлам бирә. Тукталмыйсыңмы, хәсрәт-кайгыларыңны таратып китмисеңме дигән шикелле, яфрак-кулларын болгый.
Дөньяда иң яраткан, кадерләгән кешем кабере янына атлау авыр миңа, күз яшьләремне эчкә йотып, авылга керәм. Кайвакыт, авыр туфрагың җиңел булсын, дип, изге теләкләремне әйтеп узам.
Әтием миләше. Аш бүлмәбезнең тәрәз каршында да үсә ул. Чырык-чырык… Ботагы саен – тәлгәш, тәлгәш саен – кош. Бу урамга янәшәдәгесеннән әти белән күчеп килгән үсенте инде өй биеклегендә. Аныкыннан да татлырак, эрерәк җимешләрне минем әле һичбер вакыт татыган юк. Аныкыннан да төзрәк кәүсә кайсы миләштә бар икән?!
Шулай бервакыт Арчада укыган елларда мин аны аеруча сагынып, кадерен белеп кайттым. Өйгә керә-керешкә:
– Миңа миләш вареньесыннан башка һични кирәкми! – дип, шуны җыярга кызулый башладым.
Кыш буена көнбагыш урынына миләш чиртеп йөргән әтигә кадәр гаҗәпләнде. Бәрәңге чүпләгән Бактачыда бердәнбер затлы ризык иде шул миләш кайнатмасы, әмма авылымдагысыныкын ашап караганнан соң, башкаларының тәме онытылды.
Мин һәр елны миләштә чәчәк тәлгәшләре ясалуын түземсезлек белән көтә торганга әйләндем. Бу ел кысыр калмаса гына ярар иде, дип, көнаралаш тәрәзәгә озаклап бага торган булдым, һәркемне һәр елны әтием миләше белән сыйларга тырышам.
– Нинди мин белмәгән җимеш бу? – дип гаҗәпләнде берчак үзе дә күптән мәрхүм галим. Өстәл әйләнә йөреп, яңадан алдыма килгән савытта һични калмаган иде.
– Әти миләше ул, – дидем мин, горурланып, бөтен кешене тагын бер кат гаҗәпләндереп.
– Кызык, миләштә дә шундый тәм була алыр икән! – диде Һәнүз ага, савытны кат-кат әйләндереп. Айлар узгач, без аның белән тагын очраштык. – Андый тәмле миләш башка юк икән бит, – диде ул миңа.
Әти миләше, тәмле телле, затлы нәселле, нечкә күңелле әтием миләше иде шул ул. Уңышсыз калган елларда да, һич югы, күңелемне күрерлек җимеш китерә торган агач…
Әле балачакта ишегалдыбызның башка бер төшендә үскән икенче агачныкыннан кабып карагач:
– Әти, ә нигә безнең теге миләш тәмлерәк икән? – дип сораганым бар.
Аның күңеле тулып киткәндәй булды, тик сиздермәде.
– Әтинең миләше булганга ул, кызым, – диде, минем шикелле үк итеп. – Бабадан – атага, атадан улга күчә торган ядкәр. Урамны, йортны алмаштырганда бергә күчә торган нигез агачы. Яңа урынга истәлек калдырыр, бәхет китерер өчен тамыр җәя бит ул. Бабагызның атасы шушы урамдагы карт җиңгәң пуҗымында яшәгән. Анда да үсә бу миләш. Яңа урамдагы бабаң бакчасында да. Каберлекләр өстендә дә…
Менә ни өчен әти кадерләп җыя, саклый, суыкта балланган җимеше белән кышларын безне дә сыйлый икән! Ул көткән бит бу сорауны, көткән…
Әтием япь-яшь килеш туфракка аш булып ятты. Мин дә көттем. Абый аның каберенә нәрсә утыртыр икән дип көттем, һәм әле кызыллыгы да җуелмаган балчыкка төртелгән миләш үсентесен күреп, эчкә җылы йөгерде. Минем абый шул ул! Әти улы!
Зират киңәеп, элеккерәк еллардан калган калкулыклар эчтә калды. Эре кәүсәле агачлар мине көткән, мине сагынган миләшне дә каплады. Әмма беләм: гомере изгелектә генә узган әтием иң матур, иң күрекле кошларны зәмһәрир суыкларда ачлыктан саклап яшәгән миләше өчен сөенә, безгә рәхмәт укый.
Абый бүтән нигез корып ята. Мин тагын көтәм. Үзенә әйтми генә көтәм: бакчасына әти миләшен утыртырмы?
Рифә Рахман, Ватаным Татарстан