Сиреньнән тәмле мармелад ясау сере [фото белән адымлап өйрәтү]

-- Лэйсирэ

Чәчәк кулинариясен күптән кулланучылар бар. Әбиләребез элек тузганактан кайнатма пешергәннәр. Без дә сайтыбызда цукинины фаршировать итәргә өйрәткән идек. Ә менә бүген десертка сирень чәчәкләреннән мармелад әзерләрбез. Аның хуш исле әчкелтем тәме беркемне дә битараф калдырмас.

Кирәк:
* 100 г сирень чәчәкләре;
* 500 мл су;
* 7 г (1 кап) агар-агар (диңгез үсемлекләреннән торган натураль куерткыч);
* 100 г шикәр комы;
* 1 г ванилин;
* 1 чәй кашыгы лимон суты.

Эш барышы:
1. Сирень чәчәкләрен ботакларыннан арындырганнан соң, өстенә ярты литр кайнар су агызабыз да ярты тәүлеккә капкач белән томалап калдырабыз.

2. Тиешле вакыт узганнан соң, чәчәкләрне иләк аша сөзеп, барлыкка килгән кызгылт көрән төсендәге хуш исле сыекчаны икегә бүләбез – 400 мл һәм 100 мл итеп.

3. 400 мл булган өлешендә шикәр комы салып эретәбез дә 20 минут сүрән утта кайнатабыз.

4. Ә шул арада 100 мл булган өлешкә 15-20 минутка агар-агар – диңгез үсемлекләреннән торган куерткычны эретергә салабыз.

5. Агар-агар куергач, утка куеп җылытабыз һәм сүрән утта, эреп беткәнче 5 минутлап, болгата-болгата тотабыз. Аннары сирень төсенә кергән беренче катнашманы әлеге катнашма белән кушабыз.

6. Шунда ук лимон сутын сыгып салабыз, ванилин өстибез. Кайнау кергәч, уттан алабыз. Әзер катнашманы формочкаларга агызып, суытабыз, аннан тәмам суынганчы суыткычка алып куябыз.

7. Формочкаларыннан алып, десерт итеп чәй табынына чыгарабыз.

Формочкалар төрле-төрле булырга мөмкин, конфет салынган савытларны да кулланып була.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Марина Дмитриева, Сөембикә

Бәйле