Лимон бәлеше рецепты

-- Лэйсирэ

Камыр өчен кирәк булачак: .
* 1 йомырка;
* 200 мл җылы сөт;
* 1 аш кашыгы коры чүпрә;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г эретелгән атланмай;
* тоз;
* он

Эчлек өчен: .
* 1 лимон;
* 2 әфлисун;
* тәменчә шикәр комы, (якынча ± 1 стакан).
.
Эш барышы:
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.
.
1. Камыр басабыз. Камыр кабарган арада эчлекне әзерлибез.

2. Лимон белән әфлимунны иттарткыч аша чыгарабыз. Шикәр комы кушып болгатабыз, мин бер стакан тулыр тулмас салдым. Әз-әзләп салыгыз, әче булса өстәсәгездә була шикәр комын.

3. Камырны берсе зуррак, калган өчесен бер төсле зурлыкта кечрәк итеп, 4 өлешкә бүләбез.
.
4. Табаны майлап, камырны табага җәеп салырга, аннан камыр өстенә эчлекне сылыйбыз. Тагын кечерәк, юка итеп камырны җәябез, шулай ике тапкыр кабатлап эшлибез.

5. Кырыйларын матурлап бизәкләп, духовкага пешәргә куйябыз. 40-45 минуттан соң бәлеш әзер.
.
Чәйләрегез тәмле булсын.

Р.S. Лимон белән әфлисунның кабыгы юка булса эчлек сыеграк була. Әгәрдә инде сыек булса әз генә манный ярмасы белән куертырга була.

Эльмира Нигматзянова, Әтнә.

Бәйле