Эремчек кыстыбые рецепты

-- Лэйсирэ

«Сочни» — эремчек кыстыбые рецепты бик гади. Бер кап акмайны йомшартырга алып куябыз, 1 йомырканы ярты стакан шикәр белән туглыйбыз. Шуңа 4-5 аш кашыгы каймак, чеметем тоз, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч салып, камыр басабыз.

Камыр артык каты булырга тиеш түгел.

Әзер булгач, аны читкә алып куеп, эчлеген ясыйбыз.

1 кап эремчеккә бер йомырка, бер аш кашыгы каймак, 1/3 стакан шикәр комы салып болгатабыз.

Искәрмә: миксер белән болгатмыйбыз. Духовкага озатыр алдыннан сочниларның өстенә тугланган йомырка сөртәбез.

Бәйле