Зәринә Хәсәншина «Казан егетләре»ннән ни өчен китүен әйтте

-- Лэйсирэ

Кешенең исеме җисеменә тарта, диләр… Күрче, аның да тавышы иртәнге саф саба җиленә салып моң бишегендә тибрәтә дә, офыкларның күзен ачучы таң бикәсе — кояшның җете сары нурларында коендыра… Яшәешнең чыганагы булган күк җисеменнән дәрман алган кебек, бу тавышны ишеткән һәр адәм заты да күңеленә дәрт, куәт өсти.

Раббыбыз ул тавышка моң да, көч, дәрт тә салган! Шуңа өстәп, иясенә чибәрлек һәм акылны да мулдан биргән. Тырышлык һәм үҗәтлелекне бизмәннең икенче ягына салсак, каршыбызда — син яратып өлгергән, танылып килүче җырчы — Зәринә Хәсәншина.

—Зәринә, син үзеңне кире дип бәялисең… Гәрчә, бу сыйфатыңны һич икеләнүсез тырышлык дип атап булыр иде. Бу заманда бик кирәкле, сирәк сыйфатларның берсе ләбаса! Бәлки, нәкъ менә шушы сыйфат сине җыр сәнгатенә алып килүчедер?

— Аллаһка хисапсыз шөкер! Бүгенге тормышыма бик канәгатьмен! Ихлас ярату белән башкара торган хезмәтем, күңелемдәге моңыма сәбәпче булган Хак Тәгалә биргән сәләтем булуына сөенеп яшим! Тамашачым күңелендә Зәринә Хәсәншина дигән җырчы яши икән, бәлки монда чыннан да тырышлыгым зур роль уйнагандыр, әлбәттә… Әмма бу нисбәттә әти-әнием, аеруча әниемнең тырышлыгын бәяләмичә булдыра алмыйм. Ана күңеле белән ул минем җырчы булырлык сәләтемне тоемлап алучым. Гәрчә, балачак хыялларым җыр дөньясыннан ерак иде бит. Бик тә табиб булырга теләвем истә, соңрак полиция хезмәткәре булырга хыялланып йөрдем. Әни исә күңелемдә канатланган моңыма ирек бирүчем булды. Төрле җыр бәйгеләренә сукмак салучы маягым да ул. Башта туган авылым — Балык Бистәсенең Тәберде Чаллысында узганнарында, соңрак исә район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүләрем мине башкалабызның И.В.Әүһәдиев исемендәге мәшһүр Казан музыка училищесына алып килде. Хәзер мин — Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 4 нче курс студенты. Ходай биргән сәләтен үстерү өчен бу уку йортларында белем алу һәр яшь җырчы өчен мәртәбә һәм зур мөмкинлек. Аны лаеклы тәмамлап, җырчы буларак халкыма хезмәт итү исә максатларымның иң зурысы.

— Табигый сәләтеңә һөнәри осталык, камиллеккә омтылу кебек теләкләрне юлдаш итүең бик сөендерә, Зәринә! Юкса, бүгенге җырчылар арасында белемсез сәхнәгә күтәрелүчеләр дә шактый бит! Ни гаҗәп, алар хәтта дәрәҗәләргә дә ирешә, танылу да ала… Белем алып изаланулар да кирәкми кебек… Кайсы ягы белән ымсындыра соң ул җырчы тормышы: йокысыз төннәре, эзләнүләре…

— Хәтта ерак-ерак юлларга илтүче гастрольләре белән күңелгә якын ул! Шул тормыштан җырчы илһам, көч алып яши, иҗат итәбез без. Шушы серле сәнгать дөньсының ишекләрен тәүге тапкыр ачып кергән мәлдә бик еш гастрольләрдә йөрергә туры килде, күп кенә артистларның төркемнәрендә hөнәремне чарладым. Һәм, беләсезме, гастрольләр — хезмәтемнең иң мавыктыргыч өлеше дип өздереп әйтә алам. Эшеңне бик яратып башкарганда гына хезмәтеңнең авырлыклары да ләззәтле була икән.

Әле менә күптән түгел генә Казахстан якларында булып кайттым. Бу ил җыр сәнгате буенча бик алга киткән. Анда Европага якынаю да, милли моңга тугрылык та бар. Әмма бәхәссез бер сыйфатлары аларны башкалардан нык аерып тора — ул да булса югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык. Казах сәхнәсенә чыгучы җырчы өчен бер кагыйдә аерылгысыз — ул аның белеме булуы. Җырчы гына түгел, сәхнә әһеленең һәркайсы өчен бу канун. Юкса, сине тамашачы үзе кабул итмәячәк. Үзешчәнлекне анда, иң элек, халык кабул итми. Бездә исә, кызганыч, алай түгел… Белемле җырчылар халык күңеленә юлны ярып барып барырга мәҗбүр, акчалы һәм үзешчәннәр бу алгы сызыкка беренчерәк килеп ирешә…

— Ә бәлки безгә тамашачының зәвыгын, рухи тәрбиясен үстерү өчен эшләү җитенкерәмидер?… Мисалга, сыйфатлы, милли аһәңле лирик җырларга өстенлек биреп, бу тарих тәгәрмәченә, яхшы мәгънәдә, «таяк кыстырырга» тырышыргадыр? Менә синең репертуарда андый җырлар шактый җыелган бит, Зәринә… Димәк, син шушы юлда?

— Яшермим, репертуарымда төрле җырлар күп. Араларында җиңел җырлар да бар, чөнки алар күпчелек тамашачы таләбе. Тик шулай да күңел әнә шул лирик, салмак, классик җырларга тартыла… Алардагы мәгънә, хис-кичерешләр, аһәңне халык күңелендә кабат яңартасы, «ишетегез», дип чаң саласы килә! Тавышым да шул җырларга яратылган диярсең — аларны башкару шулкадәр ләззәт һәм рәхәтлек бирә! Шуңа яңа җыр өстендә эшли башласам, иң элек, аның сүзләрен өлге итеп алам. Авторларга җитди киләм. Соңгы вакытларда танылган шагыйрә Эльмира Җәлилова белән хезмәттәшлек итәбез. Көй исә җырның икенче канаты дип саныйм, бу яктан да таләпләремнән чигенмим. Сүз башындагы кирелегем әнә шушында чагыла булса кирәк — шушы тәгълиматларга таянып иҗат итәм. Минем өчен сан түгел, сыйфат мөһим.

— Сүзләрең белән килешми мөмкин түгел — хак алар! Тамашачы да сине күбрәк әнә шундый җырлар аша танып, аерып алды. Барыннан да бигрәк «Ак чәчәкләр» фильмында яңгыраган шушы исемдәге җыр аша… «Казан егетләре» төркеме белән башкарган бу хит таныттымы сине, әллә синме аны?.. Ике фикерем дә дөрес кебек…

— Һичшиксез, бу җыр мине тамашачыга танытты! Танытты, якынайтты, яраттырды дисәм дә була… Кая гына барсам да, тыңлаучыларым шул җырны сорый. Үзем дә аның яратып башкардым һәм башкарам. «Казан егетләре» белән дә, үзем генә дә тамашачы хозурына җиткерәм. Бу җырның, мәшһүр «Ак чәчәкләр» әсәре кебек, халык күңеленә уелып калачагына шикләнмим.

— Шактый вакыт «Казан егетләре» төркеме белән иҗади тандемда эшләвеңне беләбез… Юлларыгыз аерылган икән…

— Әйе, бүгенге көндә без аерым иҗат итәбез. Аерылу фикере әлеге төркемнең продюсеры, соңрак егетләрнең үзләре белән килеп чыккан аңлашылмаучанлык аркасында килде. Әмма хәзер без моңа нокта куеп, элеккеге дустанә мөнәсәбәтләргә юл ачтык. Элеккеге кебек аралашып яшибез. Әмма аерым эшлибез. Иҗатыма янә бер юллама биргән бу төркемгә бик рәхмәтлемен, бергә сикәлтәле дә, күңелле дә иҗат елларын үтү — тормышым китабымның иң кадерле битләреннән.

— Зәринә, «Ак чәчәкләр» фильмына җырчы буларак үз өлешеңне керткәч, кинода төшү теләге уянмадымы?

— Укучыларыма серне чишәм… Мин бит бу кинога төшү өчен махсус кастингта катнаштым. Әмма актриса буларак үтмәдем. Күрәсең, актёрлык сәләтем һәм мөмкинлекләрем җитмәгәндер. Әмма шул көннән башлап күңелемдә янә бер хыял оялады — кинога төшү. Бу хыялым чынга ашар дип ышанам!

— Димәк, Зәринә Хәсәншина иҗатын яратучылар аны яңа амплуада ачарга мөмкин! Тагын нинди хыяллар белән яши моңлы тавыш иясе? Һичшиксез, җырчы һөнәрен сайламаса, бу тырыш татар чибәренең иярләрлек башка күңеле төшкән өлкәләре бихисап булыр иде?!

— Җырчы булу — бердәнбер теләгем, бөтен максатларым, омтылышларым аңа бәйле. Шулай да күңелне ымсындырган тагын бер хыялым бар-барын… стюардесса булу! Нигәдер бу һөнәргә битараф түгелмен. Кем белә бит?! Әлегә исә яраткан өлкәмдә сөекле тамашачыма хезмәт итүдән тәм табып яшим, иҗат итәм. Озакламый иҗатымны сөючеләр «Мәхәббәт йолдызым» клибының дәвамын күрә алачак. Ул клипның җыры инде әзер, май аеның агачлар яфракларга бөреләнгән, яз кояшы белән иркәләнгән көннәрен генә көтәбез. Сер итеп кенә әйтәм — клипның геройлары шул ук, ә менә язмышлары… Анысын — яңа иҗат җимешемнән күреп белерсез.

— Җылы, ихлас әңгәмәң өчен рәхмәт, Зәринә! Бу очрашу соңгысы булмасын. «Сәхнә»дә иҗади уңышларыңны барлар өчен күрешергә сәбәпләр алда көтсен!

Әдилә Борһанова, «Сәхнә» журналы

Бәйле