Кичке чәйгә «тиз кекслар» рецепты

-- Лэйсирэ

Өйдә пешкән вак кекслар бик тәмле. Аларга үзгә тәм бирү өчен мәк, шоколад, куертылган сөт, яңа өзелгән яки киптерелгән җиләк- җимешләр салырга мөмкин.

Камыр өчен: 1 стакан кефир, 170 г шикәр комы, 150 грамм атланмай яки ярты стакан үсемлек мае, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, 2стакан он.

Бүлмә температурасындагы ингредиентларны бергә салып болгатырга. Камыр куе каймак хәлендә булырга тиеш. Мин киптерелгән җиләк-җимешләрне дә (сухофрукты) шакмаклап турап салдым.

Махсус форманы духовкада кыздырырга, үсемлек мае белән майларга һәм тулыр-тулмас итеп камыр салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 20-30 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Г.Василова, «Интертат»

Бәйле