Сабада шундый кагыйдә бар – капка төбеңдәге үләнең 15 сантиметрдан да биек булып үссә – штраф сугалар. Шуңа күрә йорт хуҗалары «артык акчам юк әле» дип, ян-тирәсен тәртиптә тотарга тырыша. Узган ел бу хакта бер язып чыккан идек инде. Русия телеканалларыннан да күрсәтеп карадылар бу турыда. «Тузга язмаган кагыйдә чыгарганнар» – дип, уен-көлкегә генә бордык та калдырдык, законга туры килә торган кагыйдәме икәнен тикшереп торучы булмады.
Сабантуй алдыннан халыкны «тәртипкә өндәп», быел да Саба район үзәгендә игъланнар ябыштырып чыкканнар. Шартлар шул ук – үлән 15 сантиметрдан артмаска тиеш, вакытында чабыгыз, диелгән. Бу темага җиңнәрне сызганып тагын бер алындык әле. Чөнки, үзегез беләсез – хирург катнашындагы җәнҗалдан соң, «больница эчендә фотога төшерү тыела» дигән язулар белән дә бер куркытып караганнар иде Сабада халыкны. Шулай булгач, үләнең 15 сантиметрдан арткан өчен штраф сугулары законлы дип, кем әйтә ала?
КОШЛАР САЙРАВЫ УРЫНЫНА – ЧАЛГЫ ТАВЫШЫ
Үлән мәсьәләсе – Саба халкының авырткан җире икәнен дә, моннан күп кешенең канәгать булмавын да беләбез. Канәгать булсалар, әле һаман да редакциябезгә шалтыратып, «Берүк мин шалтыратканны яза күрмәгез», – дип, шикләнеп кенә булса да, зарланмаслар иде. Әнә шулай, үзара сөйләшкәндә зарлансалар да, гәҗиттә исемнәре басылып чыгудан курка халык.
Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Мөнир Зарипов кына бу кагыйдәләргә ачыктан-ачык каршы чыккан беренче һәм бердәнбер кеше булды. Курыкмады ул, узган ел да үз сүзен әйткән иде, быел да, исемсез хат эзеннән язылган язма булмасын өчен, Мөнир әфәндегә шалтыраттык. Ни хәлләр бар анда – Сабада?
– Яз көне шундый матур иде. Тузганаклар чәчәк атты – гүзәллек! Ике көн дә үтмәде, кешеләр триммерлар (үлән чабу җайланмалары), чалгылар тотып, җир белән тигезләгәнче юк итте дә куйды шуларны. Курка халык, штраф түлисе килми. Узган ел ничә кешегә суктылар ул штрафны! Мең ярымнан ике мең сумга кадәр каралган булса да, максималь суммада «чәпеделәр» – ике меңәр сум түләде буйсынмаучылар. Иртән торасың, кошлар сайравын ишеткән юк – триммер гөрелтесе генә. Каян алып чыгарганнар бу кагыйдәне – аңлашылмый. Бу бит шәһәр җире түгел – авыл. Монда һәр җирдә матур чәчәкләр, бәпкә үлән булырга тиештер. Юк инде, 15 сантиметрга җиткәнне дә көтеп тормый хәзер кеше – атна саен чыгып үләнен чаба. Бәласеннән баш-аяк – Башкарма комитетның төзекләндерү бүлеге инспекторы Альбина Исхакова килеп, түфли үкчәсе белән генә үлчәп карар да үләнеңне, штраф кәгазе язып бирер! Аннан соң, узган елларда «Мин мондый кагыйдә барын белми идем, хәзер белдем, чабармын», – дип, котылып калып булса, быел алай дип тә әйтеп булмый. Русия телеканаллары да төшереп күрсәтте бит инде бу гыйбрәтләрне. Безнең район бюджетында акча җитешмидер инде. Шуңа күрә халыктан төрле юллар белән талыйлардыр. Бу елны штрафлар азайгандыр, мөгаен. Чөнки без хәзер барысына да әзер, бөтен кеше триммерлар, чалгылар сатып алды, – ди Мөнир әфәнде.
Капка төбендә тәртип булырга тиешлеге белән килешә ул – колга буе корыган әрем һәм алабута үсеп утырса, матур түгел әлбәттә, ди. Ләкин монда сүз яшеллек турында бара. Һәм Мөнир Зарипов, авылның төп атрибуты булган шушы матурлыкны, штраф чәпим дигән куркыту астында, төбенә кадәр кыркытып ташлатуның мәгънәсен аңламавы турында сөйли.
Мөнир Зарипов – үлән темасына курыкмый сөйләшүче бердән-бер сабалы
ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ВАЗЫЙФАСЫ – ХАЛЫККА
Узган ел шушы темага язарга алынгач, Саба районының ул вакыттагы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов бу үлән чаптыру кагыйдәләре райондагы матурлыкны саклау өчен кертелде, дигән иде. Аның сүзләренчә, матурлыкны бөтен кеше дә ярата, тик шул ук вакытта, ул гүзәллек үзеннән-үзе барлыкка килергә тиеш, дип фикер йөртә. «Элек, мәсәлән, бу капка төпләрен чаптыруны төрле оешмаларга йөкли идек. Халыкка ошый иде. Ә хәзер үзенә чабарга калгач, киреләнә, «Оешмалар чапканда әйбәт иде дә бит ул», – дип уфтана. Әйбәт инде: тәрәзәңнән кеше чапканны карап: «Әнә, бу төшен дә чап әле, чәчәккә тимә», – дип карап утыруы – рәхәт!» – дигән иде ул «Безнең гәҗит»кә. Әнә шул «элек оешмалар чапканда әйбәт иде, хәзер халыкка йөкләдек» дигән сүзе шик уятты бит әле. Болай йөкләү ярый микән? Башта бу хакта газетабыз даими элемтәдә торган Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакиров белән сөйләштек.
– Монда карарга кирәк: капка төбендәге җир кемнеке? Кемдер капкасын үз җиренең эченә үк кертеп тә төзергә мөмкин. Алай иткәндә, капка төбе – кешенең үз җире була бит инде. Җир кешенеке булса, муниципалитет аны берни эшләтә дә алмый. Кешенең үз шәхси җирендә бер метрлы чирәм үстерәсе киләме, ун сантиметрлынымы – моны ул үзе генә хәл итә һәм аңа беркем дә катышып йөрергә тиеш түгел. Ләкин икенче вариант та бар – бу очракта җир муниципалитетныкы. Менә бу урыннан мәсьәләне тирәнтенрәк карарга кирәк, – дип башлады прокурор сүзен.
Ришат Шакиров 131нче федераль законны телгә алды. «Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» дип аталган әлеге кануның 14нче маддәсендә җирле үзидарә хәл итәргә тиешле мәсьәләләр язылган. «Җирле үзидарә җирлек территориясен тәртиптә тотуның кагыйдәләрен булдыра, аларның үтәлешен тикшерә һәм оештыра» дип язылган анда. Территорияне тәртиптә тоту, ягъни «благоустройство» дигәндә, нәрсә күз уңында тотыла: юлларны кардан чистарту, үләннәрне чаптыру, юллар, мәктәпләр салдыру. Игътибар итегез: законда бу эшләрне халыктан эшләттерергә диелмәгән, җирле үзидарә бу эшләрне үзе оештырырга тиеш, диелгән. Менә Саба мисалында карыйк. Башкарма комитет җитәкчесенә, яки җирлек башлыгына үләннең 15 сантиметрдан биегрәк булуы ошамый икән, чыксын да, чапсын үзе! Базарда чалгы җитәрлек – сатып ала да, чаба. Аның эше ич ул. Нәрсәгә кирәк безгә башкарма комитет тулы җитәкче – эшләсеннәр! Эш оештырган өчен хезмәт хакларыннан акчасын халыкка күчереп бармый бит алар – бушка эшләтәләр. Әле җитмәсә, үләнеңне чапмагансың, дип, штраф чәпиләр. Бу болай кебек килеп чыга: менә бар «Безнең гәҗит», бар аның укучылары. Әгәр мине ялкаулык басып, эшлисем килми башлый икән, тотам да, даими авторларыбызның берсенә шалтыратам. «Вәли абый, иртәгә гәҗит чыгарасы бар иде, беребезнең дә эшлисе килми, килеп гәҗит чыгар әле, чыгармасаң, 2 мең сум штраф сиңа!» – дип тә өстим. Бер аермасы да юк – Саба башкарма комитетының үлән чаптыру вазыйфасын үз җилкәләреннән халык өстенә аударып калуы кебек килә дә чыга. Соң ярар, җитәкчеләрнең эшлисе дә килмәсен ди, анысын да аңлыйбыз – чалгы тотып, кулларына сөял чыгарып, йорт каршында кизәнеп йөрмәсләр инде. Әмма берәр оешма белән килешү төзеп була бит. Төзесеннәр килешүне – район бюджетындагы акча бу эшкә бүлеп бирергә генә җитәдер. Элек төзегәннәр бит килешү – әнә, элеккеге башкарма комитет җитәкчесе үзе сөйләп торды шулай дип. Быел бюджетлары хәерчеләнде микәнни?
Районда шундый белдерүләр эленгән
Мондый темплар белән барса, урамдагы карларны да кешеләр үзләре эттерә башларлар инде. «Карың 15 сантиметрдан артса – штраф, бу территорияне ямьсезли», – диярләр. Юллар салдыруны да халык эшли башлар. «Иптәшләр, безнең башкарма комитет болай хәл итте бит әле: хәзер бөтен юлларда асфальт булырга тиеш икән. Түшәгез! Юкса штраф!».
Сабадагы кагыйдәләр буенча фикер йөртсәк – шулай. Шуңа күрә, прокурор белән әңгәмәмне дәвам итеп, сорау бирдем: әгәр җирле үзидарә капка төбендәге үләнеңне чапмаган өчен штраф түләттерә икән, бу законлымы?
– Үзидарәнең үзе эшләргә тиешле әйберләрне гади халыктан эшләтүе – закон нормаларына каршы килә. Аның болай эшләргә хакы юк. Ләкин шул ук вакытта, кызыклы очрак килеп чыга. Әгәр дә кеше үләнен чапмаса, аңа штраф суккан җирле үзидарә – хаклы. Ни өчен? Чөнки районда карар кабул ителгән. Анда язылганча, капка төбендәге үлән 15 сантиметрдан артмаска тиеш, һәм бу үләнне һәр хуҗалыкта яшәүче үзе чаба. Бу карарны прокуратура дөрес түгел дип тапмаган, бу карарны үзгәртү яки бетерү буенча эш алып барылмаган. Шулай булгач, законга каршы килә торган булса да, бу кагыйдә яши һәм аның көче бар. Буйсынмыйсың икән – штраф сугачаклар һәм хаклы булачаклар. Монда шушы кагыйдәне юк итәргә кирәк, – дип аңлатты ул.
– Мондый чикләүләр Кукмарада да бармы? Сезнең районда да кешенең капка төбендәге үләнне үлчәп йөрмиләрме?
– Юк, безнең районда мондый карарлар кабул ителүгә мин юл куймаячакмын, – диде Ришат Шакиров.
«БЕЗДӘ КАГЫЙДӘЛӘР ШУНДЫЙ»
Саба районының башкарма комитетында җитәкчелек алмашынган икән – хәзер җитәкче кәнәфиендә – Марат Рашат улы Ишниязов. Аның белән үлән чабу кагыйдәләре кертелгәннән соң булган үзгәрешләр турында сөйләшүдән башладык.
– «Үләннәрегезне чабыгыз», – дигән күрсәтмәләрне халык үтиме соң, былтыр буйсынмаучылар шактый булды кебек – штрафларны күп кешеләргә сукканнар иде?..
– Бу кагыйдәнең файдасы булды, күп кеше чисталык кирәк икәнен аңлады, урамнар чистарды. (Ату, яшел үлән үскәч, урамнар пычрак булгандыр инде – А. З.)
– Ни өчен сезнең районда үләнне халыктан чаптыралар?
– «Правила благоустройства» бар, ул кагыйдәләр нигезендә, шәхси хуҗалыкның ун метр ераклыкка кадәрге ян-тирәсе чабылырга тиеш
– 131нче федераль закон нигезендә, үлән чабуны җирле үзидарә үзе оештыра диелгән, халыктан чаптыра диелмәгән…
– Бар шундый хуҗалыклар – алар ташландык, аларда кеше яшәми. Мондый хуҗалыкларның ян-тирәсен чаптыруны җирле үзидарә үзе оештыра. Парк зоналары бар – алары да үзидарә өстендә. Ә кеше яшәгән йортларның капка төбен шул йорт хуҗалары чаба. Ун метр гына бит инде ул.
– Ун метр икәнен аңлыйм. Муниципаль җир булса да, аны кеше үзе чабарга тиешмени?
– Әйе.
– Бу – үз эшегезне халыкка йөкләү булып чыга бит, Марат Рашатович?
– Безнең «правила благоустройства» менә шундый. Юристлар бөтенесен өйрәнде. Юристларны чакырып, тагын бер бу хакта фикер алышырбыз.
– «Правила»ларыгыз бик ни сезнең… Киләчәктә: «Капка төбеңә унбиш сантиметрдан артык кар ятмасын», дигән карар да чыгармаячаксызмы?
Җитәкче көлеп җибәрде.
– Кар дип. Хе. Кар ява инде ул. Юк, андыен чыгармабыз.
– Юллар салдыруны да халыкка йөкләмәссезме?
– Юк, андый нәрсә булмый.
– Үлән темасына кире кайтсак, халыкның ризасызлык белдерүе дә бармы?
– Дөрестән дә, йөз процент бөтен кеше хуплый, дип әйтмим. Әмма күбесе кирәклеген әйтеп килә. Мең кешенең бер-икесе генә каршыдыр. Яңалык кергәндә һәрвакыт шундый ризасызлыклар була инде ул. Ул кагыйдәләр кереп киткәч, бөтен кеше үзенең ян-тирәсе чистаруын күрде. 15 сантиметр дигәч тә, шул кадәр линейка белән чыгып үлчәп йөргән юк инде. Халык үлчәрлек дәрәҗәгә җиткерми. Бу кагыйдәләр белән риза булмаса, чыгып чапмас иде, – дип, әңгәмәбезне төгәлләде җитәкче.
Халыкның ризалыгын кем сорап торган соң әле? Инспекторыгыз килеп, узган елгы кебек кара линейкасы белән бер генә үлчәр. Шунда ук штраф түләттерерләр! Ә Марат Рашат улы линейкалар белән үлчәмибез дип, бераз хәйләләде. Саба халкы яратып: «линейкалы кыз» дип йөрткән Альбина Исхакованың үзенә шалтыратып сөйләшкәннән соң ачыкланды монысы.
Уратып-нитеп тормастан, туры бәреп сорадым: минәйтәм, сез үләнне ничек үлчисез? Гап-гади сорау югыйсә, ә җавап алуы җиңел булмады. Мин сорыйм – инспектор көлә. Үзенә дә кызык бу сорау.
«Бигрәк кыен хәлгә куясыз мине. Нишләргә белмим, нәрсә дип әйтим соң. Линейка һәм башкалар белән үлчим инде, сорауларыгыз бигрәк провокацион», – диде ул ахырдан.
Америка ачмадым – узган ел да шушы система буенча үлчәнгән иде инде Саба үләннәре. Башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов ул линейка турында матур гына аңлатма да биреп узган иде. «Әллә нинди җайланмалар белән үлчәмибез, ул – Альбина дигән инспекторның танылган 20 сантиметрлы кара линейкасы. Аңа нәрсә кирәк инде: сантиметр – сантиметр инде ул. Аңа сертификатлар алып йөреп булмый бит инде», – дип сөйләгән иде ул безгә. Бу линейканың гомере күпме калгандыр бит… Эш шунда – халыктан үлән чаптыруның ни дәрәҗәдә законлы булуын тикшерүен сорап, Саба прокуроры Зөфәр Мәүлетовка мөрәҗәгать иттек. Ул бу мәсьәләне тикшерергә ышандырды. Карарбыз инде, нинди фикергә килерләр. Бер уңайдан, кайсы район прокурорының ничек эшләвен дә белербез.
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит