Җырчы-продюсер Гүзәлия зомбига әйләнгән? 

-- Гөлназ

Татарстанда Сабантуйлар гөрләп үтте. Җырчы Гүзәлия Мәскәүнекенә әзерләнә. /Tatar Today/

Көн дә берничә Сабантуенда эшләп, Казан-Мәскәү арасында очып, тәүлегенә 3-4 сәгать йоклап, Гүзәлия зомбига әйләндем ди. Әмма ял итү турында уйларга вакыты юк! Продюсер янып-көеп яшь җырчы Хәким проекты өстендә эшли. Шушы көннәрдә Казан метросында йөргән кешеләр күргәндер — Хәким белән фотосет ясаганнар. Ул матур, камера аны ярата, ди остазы.

 

— Хәким проектын уңышлы дип саныйсызмы?

— Берсүзсез! Үзенчәлекле тавыш иясе, харизматик, модель кыяфәтле, фонограммаларга якын да килмәүче егет. Артист өчен тагын ни кирәк? Акча турында бөтенләй уйламый. Башы белән эшкә чумган үз эшенең фанаты ул. Тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатлар хас Хәкимгә.

—Җәйге планнарыгыз ниндирәк?

— Июнь ахырында Сарман районында, 21 июльдә Мәскәү Сабантуенда , августның 6- Чаллы, 7- Яркәй, 8- Миякә, 9- Стәрлетамак, 12- Туймазы, 13- Октябрьский, 14- Чишмә, 15- Нефтекама, 16- Дуртөйледә эшлибез.

Гүзәлиянең җәйгә планнары зурдан

— Казанда кайчан көтәргә?

— Сентябрь аенда.

— Рәхмәт! Иҗат юлыгызда уңышлар сезгә!

Бәйле