Чаллыда 50 мең кешелек Сабантуй Элвин Грей концертына әйләнә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Чаллы Сабантуенда халык алдында татар эстрадасы йолдызлары Әнвәр Нургалиев, Азат Абитов һәм Элвин Грей чыгыш ясады. Элвин Грейны тамашачы аеруча үз итеп, мәйданга җыелган 50 мең кеше җырчыга кушылып җырлады.

Элвин Грейның бу чыгышы — Чаллы Сабантуенда тулы аншлаг белән  икенче ел рәттән үтүче концерты.

Фото: Чаллы мэриясе матбугат хезмәте

Видео: соцети

Бәйле