Нәбирә Гыйматдинова инструктор яллап, йөзәргә өйрәнә

-- Лэйсирэ

Бөтен кеше дә спортчы булып тумый инде инде ул. Кемдер туп тибеп йөргән була, кемдер телевизор каршында диванда ятып кына ярышлар өчен җан ата. Спортны сәламәтлек белән бәйләргә дә остарып киттек. Татарның танылган шәхесләре ничегрәк уйлый икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь:

– Мин спорт яисә аның берәр төре белән дөньямны онытып җенләнүчеләрдән түгел. Бер тотынуда ярты кибәнне каерып алырлык абзыйларның, бала-чага урынына, япан кыр буйлап сыңар туп яисә алка куып йөрүен бөтенләй аңламыйм.

Ләкин татар халкы: «Сәламәт тәндә сәламәт рух», – ди бит. Ә мин халкыма ышанырга күнеккән. Шуңа күрә, торымнан торымга, гантель күтәреп, турникта зыр-зәбәр килеп (бусы мәктәп чорыннан ук калган мавыгу) алгаларга тырышам.

Спорт төренә керә, дисәгез, җәяү йөрергә яратам әле. Өй – эш, эш – өй арасын дистанция итеп алсак, көненә, уртача, өч-дүрт чакрымлап узыла.

Хәер, ил күләмендә спорттан культ ясауга беркадәр шомланып карыйм. Узган гасырның утызынчы елларында мондый культ, мин белгәннәрдән, Советлар Союзы белән Алманиядә шаукымга ук әверелә…

Гомумән, спортның агрессия белән җитәкләшеп йөрүе куркыныч. Спорт эйфориясе команда уеннарыннан соң җанатарларның борын җимерешүе, машиналар үкертеп, лаякыл исерек килеш «Кырым безнеке!» дип бугаз ерту илә чикләнмәсен иде, дип телим.

Рәфинә Ганиуллина, җырчы:

– Соңгы вакытта спорт белән шөгыльләнүне даимиләштердек: көнаралаш фитнеска йөрибез. Анда баргач, кардио, тренажер залларда күнекмәләр ясыйбыз. Буй-сынны, гәүдә авырлыгын тәртиптә тоту өчен бу бик мөһим. Башлап кына җибәрергә кирәк, шунысы авыр! Шөгыльләнергә керешкәч, тән үзе күнекмәләр сорап тора. Дөрес туклану, начар гадәтләрдән арыну, симермәү – боларның кирәклеге турында хәзерге заман кешесе яхшы аңлый һәм бу – бик сөенечле күренеш.

Спорт яңалыклары белән дә танышып барабыз. Дөньякүләм чемпионатның Казанда да уздырылуы исә зур дәрәҗә һәм куанычлы вакыйга. Шуңа күрә уеннарны үз күзләребез белән күрергә, барып карарга ниятләп торабыз.

Вадим Захаров, җырчы:

– Спорт белән ныклап тотынып шөгыльләнгәнем юк. Кәеф булганда, җимертеп нидер эшләргә теләгәндә, көн бушка узмасын дип, фитнес залына барып, тәнне язып кайткалыйм, шуның белән шул. Кечкенәдән: «Гәүдәңә караганда, көрәшчегә охшагансың», – диләр иде. Мәйданга чыгып, бил алышканым да юк. Балалар бакчасына йөргәндә генә икенче урын алган булды. Кыскасы, спортны яратам, димим. Беләм, аның белән дуслык кирәк. Җай чыкканда гына спорт залына йөргәч, гәүдәне дә формада тотып булмый…

Футболны да бөтенләй карамыйм, бер туп артыннан егерме ике кешенең йөгереп йөрүен аңламыйм да. Дуслар кыстагач, бер мәртәбә «Казан-Арена»га футболга барып кайттым шулай да. Бер сәгатьләп кердек, аңарчы уенның яртысы беткән иде. Тагын шулкадәр вакыт чыкканда узды… Күрдем, шул җитте…

Нәбирә Гыйматдинова, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе:

– Мин авылда туып-үстем, шуңа күрә балачактан спорт белән шөгыльләндем, дип авыз уттырып әйтә алмыйм. Безнең өчен спорт – хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс эш иде. Гел хәрәкәттә булдык. Гимнастикасы да, физкультурасы да шул булган, димәк. Кышкы айларда укучыларга чаңгы шуу мәҗбүри иде, мәктәптә шулай куелды. Кыр-басудагы чаңгы эзеннән генә унар чакрым араны җил белән куыша-куыша, эһ дигәнче, уза идек, укытучы норманы үзе билгели иде. Минем бер танышым: «Ташбака булып тугансың икән, ташбака кебек кенә хәрәкәтлән, егылып китмә, чапма, йөгермә!» – дип әйтергә ярата. Әлбәттә, спорт ул – сәламәтлек, дигән сүз. Әмма монда да чама белү кирәктер. Мин, мәсәлән, җәяү йөрү бик файдалы, дип саныйм. Өч-дүрт тукталыш өчен генә транспортка утырып та мәшәкатьләнмим. Бары тик аяк киеме генә җайлы булсын. Инде сигез ел спорт үзәгендә бассейн белән дуслаштым. Йөзә белми идем, инструктор яллап, өйрәндем. Әле җәйдә туктап торам, көзгә тагын дәвам итәргә исәп бар.

Идел

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий