Бу минутларда Казанны су баса [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Шушы минутларда, явып узган көчле яңгырдан соң, Казанның үзәк урамнарын су баса. Видеодан күренгәнчә, башкаланың Бауман урамында халык тездән су ерып барырга мәҗбүр.

Аңарчы синоптиклар бүген Татарстанда һава торышы бозылуы хакында кисәтү таратты. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бүген кичке сәгать 9дан иртәгә кичке 8гә кадәр республикада секундына 22 метрга кадәр көчәючән җил белән яшенле яңгырлар булачагын фаразлый. Боз яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый вакытта урамда калмаска киңәш итә. Электр линияләрен, реклама такталарын һәм витриналарны читләтеп үтү сорала.

Видео: соцсети

Бәйле