Әгерҗедә берәү 25 мең сумга үз куллары белән паровоз җыя [фото]

-- Лэйсирэ

Әгерҗенең тимерьюлчылар үзәге булуы барыбызга да мәгълүм. Ләкин анда яшәүчеләрдән мондыйны ук көтмәгән идек. Эх тә итми, үз куллары белән паровоз җыеп куйганнар!

Тирсә авылының алтын куллы остасы Илнар Сибатов быелгы авыл Сабан туена үзе ясаган паровоз белән чыккан. “Балалар бик яратты паровозны. Хәтта берничә тапкыр утырып йөрүчеләр дә булды“, ди Илнар.

Әлеге транспортны ясау теләге анда Әгерҗедә узган республикакүләм “Пчелино“ бәйрәме вакытында туган, дип хәбәр итте Татар-тудейга Әгерҗедән Миләүшә Ягъфәрова.

— Аттракционнарда берәүнең паровозга утыртып балалар йөртүен күрдем дә, кызыгып куйдым. Мин дә моны ясый алам бит дигән уй һич кенә дә тынгылык бирмәде. Ике ай элек “бисмилла“ әйтеп эшкә тотындым, – ди Илнар.

Паровоз өчен иске “Жигули“ның запас частьларын файдаланган, моторы – мотоблокныкы. Вагоннарны профнастил белән “төргән“ оста. Түбәсен поликарбонат белән япкан. Тәгәрмәчләре – җиңел автомобильнеке. Майдан бушаган мичкәне дә эшкә җиккән ул. Вагоннарга ябыштырылган матур наклейкаларны заказ биреп кайтарткан.

— Ике вагонлы алты бала утырышлы әлеге паравозны ясау 25 мең сумга төште, – ди ул.

Уенчык паровозны авыл Сабан туенда һәм Варкләд-Бодьяда узган Авыл көне бәйрәмнәрендә сынап караганнар Сибатовлар. “Балалар рәхәтләнеп йөрсә, зурлар аны ничек ясавым белән кызыксындылар“, – ди Илнар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий