Яшен сугып маллары харап булган Олы Яке халкы зуррак казадан курка [видео]

-- Лэйсирэ

Татарстанда бер атна чамасы торган 30 градустан артык эсселек үз эшен эшләде: кичә республика районнарында яшен, көчле җил булды. Кайбер җирдә ул тавышсыз-тынсыз гына үтеп китсә, кайбер районнарда үкенечле эзен калдырган.

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында кичке 6лар тирәсендә булган яшен көтүдән кайткан малларны харап иткән. Электр баганасына сугып, ток 4 сыер һәм 9 сарыкны үтергән.

“Ярый әле көтү каршыларга балалар бармаган”

– Ул давыл Якенең бер генә урамында булды, икенче башында яшәүчеләр аны белми дә калды, — диде Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина “Татар-информ”га. — Авылның тау башы урамында яшен көчле иде. Маллар көтүдән нәкъ шул урам аша кайта. Яшен электр чыбыгына суккан да, шул чыбык малларны да суккан. Кичә көтү берничәгә бүленеп кайтты. Ярый әле бүленеп кайткан, урамга дәррәү килеп керсәләр, барысы бергә харап булыр иде. Көтү каршыларга балалар да чыга торган иде. Бәхеткә, кичә яңгыр явып торгач, алар бармаган. Әле ярый, әле ярый дим атлаган саен. Кешеләргә зыяны килмәде, Аллага шөкер. Маллар егылып үлгәч, калган көтүне ул урамга кертмичә, авыл халкы көчкә икенче урамнан таратып алып кайтты.

Фирая Фәйзуллина моңарчы табигать бәла-казасы аркасында, мал-туарга зыян килүен хәтерләми.

— 2009 елда Уразлыда көчле давыл булган иде. Әмма ул зыян салмады. Хәер, 15-20 еллап элек, шул ук авылда көтү кайткан вакытта 1-2 сыерны яшен суккан иде, — диде ул.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, табигать бәла-казасы аркасында, сыерсыз һәм сарыксыз калган хуҗалыкларга ярдәм кулы сузылачак.

– Район авыл хуҗалыгы идарәсе белән дә, депутатлар, авылдан чыккан эшмәкәрләр белән дә сөйләштем. Алар барысы да берсүзсез ярдәм итәбез диделәр. Нәселле сыерлар табарга да булышып, акчалата ярдәм дә күрсәтеләчәк. Авыл халкы да бик дус-тату безнең. Алар да ярдәм итәчәкләр”, — диде авыл җирлеге башлыгы.
Берьюлы ике сыерын югалткан Нәҗмиевларга бүген аеруча кыен. Иртән савып, көтүгә чыгарып җибәргән ике сыерлары да өйгә әйләнеп кайтмый аларның.

“Ирем дә, мин дә безнекеләр үлгәнен сизендек”

Ирле хатынлы Эльмира һәм Илдар Нәҗмиевлар кичә дә, гадәттәгечә, көтү каршыларга чыгып баскан.

– Чыгып утырдык, сыерлар кайтмый да кайтмый. Инде күренмәгәч, ирем каршы китте. Безгә кайтыр юлда күпер бар, сөтлебикәләрнең шунда төшеп, су эчә торган гадәте бар иде. Ирем аннан ике тананы алып кайтты. Шуннан соң күрше егетебез кайтып, көтү керә торган урында 4 сыерны яшен суккан дип хәбәр итте. Күңелгә шундук шик керде. Ирем дә бер сүз дәшмәде, мин дә. Әмма безнекеләр икәнен белдек, чөнки безнең сыерлар иң беренче кайта иде, — ди хуҗабикә.

Эльмира ханым сүзләренчә, олы сыерга – 5, кечесенә – 3 яшь. Олы сыер 25, аның бозавы 23 литр сөт биргән.

“Әнисен эзләп барган җирдән кечкенә сыерыбызны да ток суккан”

– Давылы бик көчле килде. Яшене дә куәтле булды. Болыты да юк иде шикелле үзенең. Кар болыты кебек, соргылт иде күк йөзе. Яңгыры да әллә ни яумады, сибәләп кенә торды, салават күпере чыгарлык булып кына. Ул авыл башындагы электр баганасына бәргән. Безнең сыерлары беренче йөриләр иде, көтү башлыклары. Кечкенә сыерыбыз ничектер токка эләкмичә кайтып киткән. Әнисе кайтмагач, мөгри-мөгри кире барган. Бу вакытта инде олы сыерыбызны ток суккан булган. Әнисен эзләп барган җиреннән, кечкенәсен дә харап иткән, — диде Эльмира Нәҗмиева «Татар-информ»га.

“Зур каза алдыннан олы мал үлә диләр, шунысы күңелне тырнап тора”

– Сыерларыбыз иминиятләштерелгән иде. Бер елны да иминият акчасы түләми калмадым. Әмма барыбер кызганыч шул. Мондый хәл булыр дип кем уйлый? Кызыбыз педагогия көллиятен тәмамлый, менә бүген диплом яклый. Бүген барлык уйлар аның тирәсендә бөтерелә, сыер хакы онытылып та торган сыман, — диде Эльмира ханым.

Нәҗмиевларның иртән үз аяклары белән чыгып киткән сыерларын кичә кич Әйшәдәге үләт базасына алып киткәннәр.

– Без авыл башында гына торабыз. Тау кадәр сыерларны өстерәп алып китүләре әле дә күз алдында тора. Рәнҗеп китмәгез дип әйтеп калдым. Аллага тапшырган инде. Зур каза буласы булса, олы мал үлә диләр бит. Шунысы гына күңелне тырнап тора. Алды-арты хәерле булсын. Хәерсез мал булганчы, хәерле каза булсын, — диде Эльмира Нәҗмиева.

«Бу инде безгә килгән беренче кайгы гына түгел»

Авылдагы икенче зыян күрүче Рәсимә Нургалиеваның бер сыеры көтүдән кайтмый. Кызганыч, быел иминиятләштерелмәгән дә була малкай.

– Ул урамда давыл бик көчле булган, без сизмәдек тә, — диде ул “Татар-информ”га. — Сыерым көтүдән кайтмагач, эзләргә чыктым. Аның кайтмый калганы юк иде. Шул вакытта инде “сыерларны ток суккан” дигән хәбәр килеп иреште.

Рәсимә апаның сыеры икешәр бозау китергән.

– Мин аны бер бозаулаган килеш сатып алган идем. 9 бозау анасы ул. Өч ел рәттән икешәр бозау китерә иде. Тана итәргә дигән бер зуррак бозау, быелгы ике бозавы калды. Сөте дә күп иде. Иртән бер чиләк, кичен бер чиләктән артыграк сөт бирә. Акыллы иде үзе. Бик юксынам. Аның авырлыгын аңлатып әйтә торган түгел. Бүген капкаңны ачып, көтүгә сыер чыгармауның газабын үз башыннан үткән кеше генә белә, — диде Рәсимә ханым.

Рәсимә Нургалиева сүзләренчә, бу гаиләгә килгән беренче генә бәла-каза түгел.

– Ходай Тәгалә сынар өчен җибәрә диләр бит. 12 ел элек, 18 яшьлек чагында,улым суга батып үлде. 1,8 елдан соң кинәт ирем вафат булды. Без күрәсен кеше күрми. Нишләтәсең, ахыры хәерле булсын. Кызым, киявем бик әйбәт, оныкларым янымда. Әнием исән. Аллага шөкер, башка бәла-казалар килмәсен, — диде Рәсимә Нургалиева.

Олы Яке авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, авылда 205 баш сыер исәпләнә. Авыл халкы сыер асраудан бизмәгән. Алай гына да түгел, сыер – төп керем чыганагы.

Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Бәйле