Эссе кайчан чигенәчәк?

-- Лэйсирэ

Россия гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, эсселек ай ахырына ка­дәр көндез – 30, төннәрен 20 градус чамасы булачак. Си­ноп­тик­лар Татарстанда да 30 градус җылы торуын искәртә. Иртәгә кайбер урыннарда яшенле яңгыр күзәтеләчәк.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдер­гән­чә, республика киңле­гендә бло­кинг күренеше күзәтелә. Ул һава массалары хәрә­кәтен тоткарлый, югары басым һәм болытсыз булуы белән үзен­чәлекле, дип ачык­лык кертә галим. Төн­нәр­нең кыска булуы аркасында, һава тиз җы­лына. Тик күпме генә зарлансак та, 2010 елгы кебек эс­селеккә барып җитмәгән­без әле. Быел 25 июньдә Казанда 32,3 градус күзәтелсә, 2010 елда 34,8 градуска җиткән була.

Балтачта яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев тә эссе көннәр ай ахырына кадәр дәвам итәчәген әйтә. “Кичәдән башлап җил борылыш алды, – ди Әмир ага. – Көннәр акрынлап суыта башлады. Июнь ае үз нормасын куарга тиеш ул. Айның беренче декадасында майның уртасындагы кебек һава торышы күзәтелде. Җылылык 10 градустан аз гына артты. Икенче декада да безне сөендермәде. Эсселек июль аенда да булачак. Христиан­нар­ның баллы, алмалы спаслары вакытында һава торышы тагын үзгәреп алачак. Августта моның кадәр эсселек кү­зәтел­мәячәк. Мондый көн­нәр безгә генә түгел, тер­лек­ләргә дә бик авыр. Көтүдәге сыерлар суга керү ягын гына карап тора”.

– Нинди генә ел булса да, июльдә ашлык өлгергәндә куырып ала торган эссе­нең булмыйча калганы юк әле, – ди Әмир ага.

Көннәрнең кисәк җылы­туы аркасында, “ашыгыч яр­дәм” бригадасы табибларына мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Казан шәһәре буенча гына да бер көн эчендә 150­ләп шалтырату кабул иткән­­нәр. Эсселектән качып суга керүчеләр арасында да корбаннар бар. Апас районы авылларының берсендә – 11 яшьлек кыз бала, Түбән Камада 60 яшьлек ир-ат баткан.

Мондый көннәрдә ут-күздән дә сак булырга кирәк. Лаеш районының Орел авылы янәшәсендәге чүплек янды. Янгын сүн­дерүчеләр берничә көн дәвамында ялкын телләре белән көрәште.

Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Бәйле