Россия гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, эсселек ай ахырына кадәр көндез – 30, төннәрен 20 градус чамасы булачак. Синоптиклар Татарстанда да 30 градус җылы торуын искәртә. Иртәгә кайбер урыннарда яшенле яңгыр күзәтеләчәк.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдергәнчә, республика киңлегендә блокинг күренеше күзәтелә. Ул һава массалары хәрәкәтен тоткарлый, югары басым һәм болытсыз булуы белән үзенчәлекле, дип ачыклык кертә галим. Төннәрнең кыска булуы аркасында, һава тиз җылына. Тик күпме генә зарлансак та, 2010 елгы кебек эсселеккә барып җитмәгәнбез әле. Быел 25 июньдә Казанда 32,3 градус күзәтелсә, 2010 елда 34,8 градуска җиткән була.
Балтачта яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев тә эссе көннәр ай ахырына кадәр дәвам итәчәген әйтә. “Кичәдән башлап җил борылыш алды, – ди Әмир ага. – Көннәр акрынлап суыта башлады. Июнь ае үз нормасын куарга тиеш ул. Айның беренче декадасында майның уртасындагы кебек һава торышы күзәтелде. Җылылык 10 градустан аз гына артты. Икенче декада да безне сөендермәде. Эсселек июль аенда да булачак. Христианнарның баллы, алмалы спаслары вакытында һава торышы тагын үзгәреп алачак. Августта моның кадәр эсселек күзәтелмәячәк. Мондый көннәр безгә генә түгел, терлекләргә дә бик авыр. Көтүдәге сыерлар суга керү ягын гына карап тора”.
– Нинди генә ел булса да, июльдә ашлык өлгергәндә куырып ала торган эссенең булмыйча калганы юк әле, – ди Әмир ага.
Көннәрнең кисәк җылытуы аркасында, “ашыгыч ярдәм” бригадасы табибларына мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Казан шәһәре буенча гына да бер көн эчендә 150ләп шалтырату кабул иткәннәр. Эсселектән качып суга керүчеләр арасында да корбаннар бар. Апас районы авылларының берсендә – 11 яшьлек кыз бала, Түбән Камада 60 яшьлек ир-ат баткан.
Мондый көннәрдә ут-күздән дә сак булырга кирәк. Лаеш районының Орел авылы янәшәсендәге чүплек янды. Янгын сүндерүчеләр берничә көн дәвамында ялкын телләре белән көрәште.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан