«Поселок»та яшәүче балалы хатыннарга 50 һәм 100 мең түләнә

-- Лэйсирэ

Татарстан Республикасы Хөкүмәте шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләргә бала туган өчен бер тапкыр пособие түләү алучылар исемлегенә керткән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның шул хактагы карары рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Хәзер бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне авылда гына түгел, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр дә алачак. Шулай итеп, 25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.

Түләүләрне алу өчен яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татар-информ

Бәйле