Казанда Роналду урынына Мессины ясыйлар [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Бүген Лионель Мессиның сурәте Казанның «Рамада» отеле каршындагы бина диварында пәйда булды. Граффитины Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе ачты. Отельнең VIP-бүлмәсендә Аргентина футболчысы Франция – Аргентина матчы алдыннан тукталачак. Уен иртәгә «Казан Арена»да уза.

Моңарчы Казанда шундый ук граффити легендар спортчы Криштиану Роналдуга багышлап төшерелгән иде.

Фото, видео: «Бизнес ОНЛАЙН«

Бәйле