«Ирем үлүгә мине мыскыл итәргә тотындылар. Үзәгемә үттеләр» [гыйбрәт]

-- Лэйсирэ

Моннан биш-алты ел элек республикада бал кортлары шаукымы булып узган иде. Авыл халкы шәхси хуҗалыкларында күпләп умарта тота башлады, ә ул юньсезләр адәм балаларын чагып, әле шешендерде, әле хастаханәгә илтеп салды.

Закон буенча тиешле ике метр биеклектәге коймадан да куркып тормадылар, рәхәтләнеп әрле-бирле очып йөрделәр. Хәзер әллә кортлар акыллыланды, әллә халык чагуларына күнекте, тавыш-тын юк. Инде республикада икенче шаукым дәвам итә…

Кайбер авыллардан “Фәлән Фәләновлар авыл уртасына ферма салып куйды” дигән хәбәрләр килә. “Авыл уртасы” дигәннәре кемнеңдер ишегалды инде ул. Шуңа күрә, “ис килә, чебен оча, тирес сулары безнең бакчага ага” дип, күршеләре чаң суга. Мондый шалтыратуларны кабул иткәч, башка берьюлы ике төрле уй килә. Әһә, мин әйтәм, арабызда уңган-булган кешеләр дә бар, башкалар сөт бәясе арзан, ашатырга кыйммәт дип сыерларын бетергәндә, болар ферма кадәр ферма салып куйган! Бу уйны очлап чыгып бетергәнче, нишләп бездә законнар уйланып бетерелми, нишләп күпләп мал асрарга теләүчеләргә авылдан читтә ферма төзергә җир бүлеп бирмиләр икән дигән уй да килеп кушыла. Фермаларны бит гомер-гомергә авылдан читтә салганнар.

Иң мөһиме: ишегалларында, бакчаларында күпләп сөтлебикә асраучыларны да гаепләп булмый бит әле монда! Алар закон бозмаган! Тагын бер тапкыр кабатлыйм: бәланең башы – торак пункт эчендә гаилә фермалары төзүне рөхсәт иткән законда. СанПин нормаларына каршы килеп булса да, ул закон авыл агаеның абзарында дистәләгән баш мөгезле эре терлек асрауны хуплый. Өстәвенә, бу – район өчен дә яхшы күрсәткеч! Янәсе, карагыз, безнең ярдәм белән шундый уңышларга иреште бит алар!

Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан Резеда Исхакова шалтыратуыннан соң бөтенләй аптырап калдым. Аның әйтүенчә, тын алырга да мөмкинлек юк, урамнары пычрак, язын-көзен сыер тизәге урам буйлап ага, тыкрыкларны пычратып бетерәләр икән. “Күршеләребез Фатыйховлар шушы көнгә калдырды”, – дип зар елады хатын. Шулай итеп, Мәчкәрә “ферма”сына юл тоттым.

Резеда Исхакова

“Безне анда кертмиләр”

Резеда Исхакова – байтак еллар ире белән Нократ Аланында яшәгән. Заманында шунда бәхет эзләп чыгып киткән булганнар. Чыгып киткәннәр дип, Кукмара белән ике ара әллә ни ерак түгел.

– Миңа хәзер 63 яшь. 40 яшь тулгач, күңелгә әллә нинди шомлы уйлар килә башлады. Ирем үлеп, ялгыз калсам, монда беркемем дә юк. Кукмарага туганнар янына кайтырга кирәк, мин әйтәм. Ирем җитәкче урыннарда эшләде, мул тормышта, матур яшәдек. Мәчкәрәгә кайтып, шушы йортны сатып алдык. Картлык көндә саф һава да сулыйсы килде. Мондагы хәрабәләрне, бетмәс-төкәнмәс абзарларны күрсәгез! Көчкә чистартып бетердек. Ирем Нократ Аланына эшкә йөрде, – ди ул.

Биредә хәзер ике катлы йорт кук­раеп утыра. Резеда апаның уңган-булган ире генә моннан дүрт ел элек инсульттан соң үлеп киткән. Ярый әле, тормышына ямь өстәүче ике кызы бар. Алар Казанда гомер кичерә. Хәер, хатын ялгызы гына моңаеп утырмый, икенче тормыш иптәше тапкан үзенә, Кәримулла исемле ир белән никахлашып торалар.

Үзегез кайда эшләдегез? – дип сорыйм Резеда ападан.

– Эшләмәдем. Мин өйне ялт итеп тоттым, ялт итеп яшәдем, маллар асрадым, ирем кайтуга ашарга пешереп тордым. Бакчабыз да бик зур. Ике мунчабыз гына бар, – дип тезеп китте ул.

Маллар асрыйсызмы?

– Эре малларны бетердек. Хәзер сарыклар, тавыклар гына калды. Шушы искә чыдый алмыйча ике ай Казанда кызларымда яшәп кайттым. Шулай интегеп гомер кичерү өчен тырышып-тырмашып бу йортны салдыкмы без? Ирем үлүгә мине мыскыл итәргә тотындылар, “сиңа үч итеп ферма салабыз” диделәр. Үзәгемә үттеләр, – дип елый ук башлады ул.

Кыскасы, аңлавымча, моннан өч-дүрт ел элек күрше ихатада ферма төзи башлыйлар. Ферма дигәч тә, ул кадәр зур, алагаем түгел ул. Ләкин “ферма” дигән сүзе генә дә ни тора! Резеда Исхакова гына түгел, күпләр моңа каршы булыр иде, мөгаен. Әле бер-ике сыер мөгрәвенә генә түзәсең ул, ә 50гә якын сөтлебикә синең күршең булып куйса!

– Фәимә белән Хәлил Фатыйховлар үзләре икенче җирдә тора, – ди Резеда апа. – Бу – Фәимәнең төп йорты. Олы малайларына монда яңа өй салдылар. Безнең мөрәҗәгать итмәгән оешма, чакырмаган кеше калмады инде. Кайларга гына хат язмадык. Прокурорга кадәр яздык! Бер мин йөрим. Калганнар курка. Аннан, ул ферма безгә генә шулай якын бит…

Килеп тикшерделәрме соң? – дип сорыйм аннан.

– Килделәр. Ләкин “территориягә чит кеше керергә тиеш түгел, шәх­си милек бу” дип, безне тикше­рүчеләр янына Фәимә кертми, сөйләш­термиләр дә. Икенче күрше Әлфия апа белән тыкрыкның икенче ягыннан карап кына торабыз. Җирле үзидарә рәисе дә Фатыйховлар яклы. Югыйсә, ул минем туганым да әле. Ә бит аларның абзарында 70 баш сыер бар! Үзләре яшәгән йорт ихатасында тагын бер фермалары бар. Өстән бөтен пычрак су урам буйлап акты, – ди Резеда апа.

– Югыйсә, Хәлилгә: “Авыл уртасы­на ферма салмыйлар, читкәрәк барып сал”, – диделәр. Тыңламады, – дип сүзгә кушыла Кәримулла абый.

– Аның утары да юк! Тирә-як күршеләр барысы да карт. Алар үләчәк, мин Казанга күчәчәкмен. Менә шулай фикер йөртә алар. Аннары, барлык бакчаларны алып бетерәчәкләр, утар ясамакчылар, – ди Резеда апа.

Истән тыш, ферманың тагын нинди зыяны бар? – дип сорыйм алардан.

– Җәй көне чебен. Иртән олы бер колхозның ферма көтүе кебек сыерлары көтүгә китә. Бөтен җир тизәккә бата. Маллар коймаларга ышкына, җимереп бетерделәр инде. Кешеләрнең бакчаларына керәләр. Май җитте, көтү чыга башлар инде дип, куркып торабыз. Көтүне иртән озатып калабыз, кич каршы алабыз, беркая да китә алмыйбыз. Җирле үзидарә рәисе монда да аларны яклый, “койманың теге ягы сезнеке түгел” ди. Безнең районда, гомумән, яклау табып булмый. Район башлыгы урынбасары Равия Абдулловнага да бардык. “Хәзер хуҗалыкта бөтен әйберне түбәгә түбә терәп салалар”, – дип, кайтарып җибәрде. Аның берәр законы бардыр бит инде? Ферма белән койма арасында ике метр ара калырга тиеш дип беләм. Ә аларның коймалары да юк, – ди Резеда апа.

– Монда халык бердәм түгел. Миңа тимәсеннәр дип, ярыктан гына карап яталар, – ди Кәримулла абый.

Сөйләшеп бетергәч, ишегалдына да чыктык. Янә игътибар белән карадым: Резеда Исхакова йорты белән ферма арасы 30-40 метр чамасы. Әңгәмәдәшем “ис килә” дип, күпме генә тәкрарласа да, мин бер ис тә сизмәдем. Хәтта сыерлары да мөгрәмәде.

“Җилкәдән тотып торалар”

Хәлил белән Фәимә – икесе дә Мәчкәрә авылында туган. 32 ел бергә гомер итәләр. Ике малай үстергәннәр. Мин килгәндә олы уллары Рәмиснең туйларын уздырганнар гына иде әле. Менә шул егеткә ферма янындагы хуҗалыкта (Фәимәнең туган нигезендә) бик матур йорт салып куйганнар. Үзләре яшәгәне дә (Хәлилнең төп йорты) шәп! Май савыты тышыннан күренә дигәндәй, ишегалларына хәтле асфальт җәелгән. Бөтен җирләрендә тәртип. Монда да күпләп мал асрасалар да, ник бер ис булсын? Алардан зарланучылар да юк. Төпчек уллары Фәнис тә үзләре белән. Фермада бергәләп эшләп, көн күрәләр. Әйтүләренчә, бүген фермада 24 баш сыерлары бар. Әмма алар маллар санын киметергә җыена, “сөтнең бәясе төшә” диләр.

– Әгәр дә улларыбыз эчеп йөрсә, берәүнең дә эше булмас иде. Гомер буе мал асрадык. Хәлил тракторда, мин кайда эш бар – шунда эшләдем. Хәзер ярты ставкага клубта идән юам. Биш еллап күпләп мал асрыйбыз. Ә тагын кая барырга? Нишләргә? Ничектер яшәргә кирәк бит инде, – ди Фәимә.

Авылда тагын күпләп мал асраучылар бармы? – дип сорыйм алардан.

– Алар – фермерлар, без ЛПХ (шәхси ярдәмче хуҗалык – Э.Ф.) кына. Дәүләттән 200 мең сум субсидия алдык. Сыерларга да бирделәр. Көне-төне йокламасаң, маллар асрап була, – диләр алар.

Ферма салганда “бу авылдашларга ошамас, соңыннан канәгатьсезлек белдерүчеләр булыр” дип уйламадыгызмы? “Исе килә” диләр бит. Тиресләрегезне кая түгәсез? – дип сорыйм алардан.

– Бернинди ис тә килми. Санэпи­дем­станциядән дә килделәр, эколог­лар да килеп тикшерде. Бернинди тайпылыш тапмадылар. Безгә бер Резеда гына каршы, йөрәккә үтте инде. Тиресне үз хуҗалыгыбызга түгәбез, – диләр Фатыйховлар.

– Малларыбыз аның капкасына якын да бара алмый, чөнки ул иртән себерке күтәреп чыгып баса, сыерларны куркытып, куып тора, – ди Фәимә.

Эремчекләр, каймаклар ясап сатарга җыенмыйсызмы? – дип сорыйм алардан.

– Бу хакта уйлап караган идем. Әмма бик мәшәкатьле эш. Җитмәсә, җилкәдән тотып кына торалар. Кукмарага санаулы күләмдә билгеле кешеләргә сөт, эремчек алып барабыз, – ди Фәимә.

Рәис канәгать

“Безне төрле оешмалардан килеп тикшерделәр, барысы да тәртиптә”, – дисәләр дә, Фатыйховлар миңа бернинди документ та күрсәтә алмады. “Юнәтербез”, диделәр. Аның каравы, төрле оешмалардан килгән җавап хатлары бүген Резеда апаның күршесе Венерада саклана.

– Узган ел Роспотребнадзордан ике хат килде. Резеда апага килгән җа­­вап хатында “тайпылышлар бар”, миңа килгәнендә “барысы да тәр­типтә” диелгән. Аңлатуларын сорап, янә хат яздым. Узган ел алынган маллар санына караганда, ферма белән койма арасы ике түгел, йөз метр булырга тиеш иде. Чөнки Фатыйховлар фермасында 50 баш сыер һәм 20 баш бозау теркәлгән иде, – диде ул.

Җирле үзидарә рәисе белән дә сөй­ләштем. Гомумән алганда, ул авылның һәм халкының яшәешеннән канәгать. Аңлавымча, төшеп калган авыл түгел Мәчкәрә. Юллар төзе­гәннәр, башнялар алганнар, зират кой­маларын тотканнар. Кибетләр дә җитәрлек, мәктәпләре, китапханә, почталары да эшләп тора. ФАПлары да бар. Өстәвенә, рәис шундый тырыш булганнары өчен Фатыйховларны мактады, Резеда апа турында “мин аны аңлый алмыйм, анда барысы да тәртиптә бит”, диде. Тик ике арадагы низагның очы-кырые күренми. Әле шушы көннәрдә генә Резеда Исхакова шалтыратып:

– Үләм, бакчабызга пычрак сулары ага. Су чокырлары тулган. Миңа хәзер нишләргә? – дип, ярсый-ярсый зарланды.

Соңгы сүз

Гаилә фермасы турындагы законга күз салыйк. Закон нигезендә, мондый корылмалар торак пункттан кимендә 50 метр ераклыкта төзелергә тиеш. Әмма ни өчендер безнең республикада бу таләпләргә бармак аша карыйлар. Аннан, тагын бер әйбергә игътибар итәргә кирәк: Фатыйховлар “шәхси ярдәмче хуҗалык” буларак теркәлгән. Бу очракта күрше белән абзар арасы 12 метр булса да җитә. Ләкин сүз монда абзар турында түгел, ферма хакында бара.

Миңа калса, гомумән, гаилә фермасын авылдан читтә төзергә кирәк. Закон нигезендә, ферманың тиресе дә торак пункттан 300 метр ераклыкта түгелергә тиеш. Ишегалдында маллар тотканда бу кагыйдәне үтәп буламы? Юк, әлбәттә. Менә шул хакта уйласыннар иде закон чыгаручы акыллы башлар. Ничек кенә ис килми дисәң дә, сыерларның арт якларын юып торсаң да, хайван бит алар, исе килмәсә, чебене чыгачак.

Ә Резеда апаны бүген ничек юатырга? Әле һаман хатлар яза ул. Себеркесен күтәреп урам буйлап кычкырып йөреп тә караган, әмма нишләсә дә файдасы юк. Чөнки Фатыйховлар закон бозмаган. Әгәр дә ферма эшчәнлегендә кимчелекләр табыла икән, алар ул кимчелекләрне бетерәчәкләр генә, ләкин ферманы япмаячаклар. Шуңа күрә, минем бер тәкъдимем бар: Фәимә, ачып күрсәтегез әле Резеда апага шул ферманың ишеген. Анда чиста, пөхтә икәнен күрсен, сөтле­бикәләрнең яшәешен өйрә­н­сен. Бәлки шуннан соң җаны­на тынычлык табар? Алайса, законга каршы көрәшеп, тәмам хәлдән тайган бит.

Эльмира Флүн, Акчарлак

Бәйле