Ләйсән Мәхмүтова бәби тапкач ник операция ясата?

-- Лэйсирэ

Әйе, бу “Зөләйлә” төркеме җырчысы, артистка Ләйсән Мәхмүтова! Буе — 174 см, авырлыгы 85 кило икән. 1974 елда дөньяга килгән.

– Ләйсән, син Тинчурин театрыннан ник киттең?

– Әгәр үз режиссерың эләккән, бер-берегезне аңлыйсыз икән, шул чакта гына театрда эшләп була.

– Андый режиссер тапмадыңмы?

– Тапмадым, кызганыч.

– Сиңа карап торам, әллә син театрга гына сыймадыңмы?

– Сыймадым, миңа күбрәк кирәк иде. Миңа анда рольләр җитми, кечкенә рольләр минем өчен аз иде.

– “Боевой” хатыннарны уйнарга теләдеңме?

– Юк. Катлаулы рольләрне. Бөтен тырышлыгыңны, сәләтеңне биреп эшләргә мөмкинлек була икән, бу инде зур бәхет. Әмма андый спектакльләр бездә аз иде.

– Кияүгә чыгу ничек булды? Күп кызлар “әйбәт егетләр юк”, диләр бит. Русланны каян таптың?

– Миңа аны туганнан туган Резидә апам тәкъдим итте: “Шундый акыллы егет бар, чибәр. Әйдә, Яңа елга аны сиңа алып киләм”, – диде. “Ярар, алып кил”, – дидем. Әниләр өйне безгә калдырып кунакка киткәннәр иде. Аулак өй. Лилия апа Ринат белән, Резидә апам ире белән килделәр, Русланны да алып килделәр. Өйләрне җыештырдым. Ул вакытта күзлек белән йөри идем. Минус алты иде.

– Хәзер беттеме?

– Бала тапкач, күземә операция ясаттым… Кыскасы, ошасам болай да ошыйм, ошамасам ошамыйм дип бик бизәнмәдем дә. Алып килделәр. Кара гына егет, минем буйда. Бик оялчан. Эчми. Өстәлдә аракы да, шампан шәрабе дә бар. Аннары: “Бу дуңгыз ите түгелме?” – дип сорый. Мин бу сүзләргә шаккаттым. Ул вакытта Рәсим Низамов төркемендә дә эшләп йөргән вакытым. Алар белән йөргәндә концерттан соң өстәлләр тулып тора, аракы… Минем өчен бөтен егетләр тәмәке тарта, аракы эчә, шулай күнеккән. Шушы егет күңелемне яулап алды. Таҗикстаннан икән. Анда сугыш башлангач, монда качып килгәннәр.

– Таҗик түгелме?

– Юк. Татар.

– Иреңә дә кычкырасыңмы?

– Әлбәттә. Мин бит тере кеше. Гомумән, ул ишетерлек итеп әйтергә кирәк, дулап кына йөрүдән файда юк. Сиңа нәрсәнең ошамаганын аңларга тиеш.

Синең төнге клубларга чыгып китүеңә ул ничек карый?

– Мин бит анда җырларга, эшкә барам.

– Кинода усал хатыннарны уйный­сың, шундыймы син?

– Андый ук түгел инде…

– Иркә хатынмы?

– Төрлечә була инде. Кайвакыт андый булырга да кирәк.

– Фахишәне уйнадың, ул хатын-кызларны аңладыңмы?

– Бәхетсез алар. Бүтән юл тапмаганнар. Бәлки язмыш шулай эшләгәндер, кайбер кеше тырышып-тырышып та тормышын җайлый алмый бит.

Автор: ГАБДЕРӘХИМ, Акчарлак

Бәйле