Сабада бер тавык хуҗасының туган көненә кеше ышанмаслык бүләк ясый

-- Лэйсирэ

Интернетта кызыклы видеога тап булдык әле. «Ел феномены, җәмәгать! Минем бройлер тавыгының йомыркада утырганын беркайчан күргәнем юк иде. Безнең тавык менә шулай каз йомыркалары өстендә утырды. Әнә, бәпкәләре чыккан, күрәсезме? Гаеткә – бибиләр!» – дип, кадр артындагы ханым зур гәүдәле ак бройлер тавыгын йомыркалары өстеннән күтәрә. Менә сиңа кирәк булса – чынлап та, берничә эре йомырка арасында әле йоннары да кибәргә өлгермәгән сары йомгаклар ята.

Ә тавык усал: «Ал әле миннән кулларыңны, кире урыныма куй, хәзер чукыйм бит!» – дигән кебек, «кыт-кыт» килеп, хуҗасын башта «культурно» кисәтә, ә инде «балалары» яныннан каерып ала башлагач, үзенә үрелгән кулларны чукырга ук тотына. Әни кеше бит! Сыер булса сөзәр иде, мөгезләре юк. Бәләкәй томшыклары белән чукып куркытмакчы. «Ой, молодец инде син!» – ди аңа кадр артындагы ханым, «Молодец!».

Тавыкның хуҗасын эзләп таптык. Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Чулпан ханым Хәбибуллина булып чыкты ул. Аның белән дә бераз таныштырыйк: үзе Сабаның башкарма комитетында оештыру бүлеге җитәкчесе булып эшли, «Безнең гәҗит»не алдыра, шигырьләр яза, берничә шигыре бездә басылып та чыккан икән. Видеодагы гадәти булмаган хәл турында тулырак сораштык укучыбыздан.

– Шәһәр тибындагы бистәдә яшәсәк тә, монда шәхси хуҗалыклар да бар. Без үз йортыбыз белән яшибез, хуҗалыкта кош-корт асрыйбыз, ел да казларыбыз була: әтиле-әниле казыбыз бар инде, шуларга инкубаторда чыгарылган бәпкәләр сатып алып бирәбез. Алар җәй буе шуларны саклап, безгә үстереп бирә. Ана казыбыз ел саен үзе дә йомырка сала, анысы. Ләкин утырмый. Шулай булгач, йомыркаларын йә чебиләргә пешереп ашаттык, йә юкка чыгарып бара идек. Нишләтәсең инде аны? Быел чебиләр алмадык, шуңа йомыркаларга да кагылмадык – каз салган ояда яттылар шул килеш. Бер мәлне карыйм: йомыркалар тирәсендә бройлер тавыгым йөри бит. Узган елдан ук калган тавык инде ул. Башка «чордаш»ларын суеп ашадык, кышка кергәндә икесен калдырган идем – «Җәйгелеккә тәмле шулпа пешереп булыр болардан, тимим әле», – дидем. Бер керүемдә карыйм – шул шулпага калдырган бройлерымның берсе өсләренә барып ук утырган. Куып та карадым, китми! «Ярар инде алайса, утыр! Бик тырышып утырасың бит, бәлки нәтиҗәсе булыр», – дип, кул селтәдем соңыннан. Үзе дә йомыркалар салган иде, аларын алып куйдым да, тугыз каз йомыркасын гына калдырдым астында. Бик зур тавык иде ул, астына сыеп беттеләр. Утыра-утыра гына бераз ябыкты тавыгым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Көннәр уза тора, Чулпан ханым тавыгыннан әллә ни өмет итми: бройлерның йомыркадан чеби чыгарганын кайчан күргәнегез бар? 15нче июньдә – Гает көнне, иртә белән абзарларына чыккач, колагына бәпкәләр пипелдәшкән тавыш ишетелә. Аптырап, тавык утырган ояга барса – менә бит! Чыгарган! Бу тавыкка рәхмәт әйтеп, кул чапсаң да була! Чулпан Хәбибуллина да, тавыкны үзенчә зурларга булган: хәзер интернет йолдызы булган бройлерына багышлап, шигырь чыгарган:

Ана казның вакыты тар,

Бәпкә күзәтәсе бар.

Ә шулай да, күкәй сала

эреп су булуга кар.

Бик күп сала, оя кора,

тик утырмый бастырып.

Бройлер тавык күзәтеп йөри,

Ояга күз кыздырып.

Бер көн шулай менеп утыра –

Тик ятмасын күкәйләр!

Бәлки бер көн килеп чыгар

Чебиләр-бәләкәйләр?

Бик тырышып утыра торгач,

Килде Гает бәйрәме.

Шул көнне тавыш чыгарды –

Чепелди күкәйләре!

Ай, Ходаем! Кемнәр болар?

Томшыклары бик зурдан.

Элпәле тәпиләренә

Кояш нурлары кунган!

Тикмәгә генә булмыйдыр

Дөньяда мондый хәлләр.

Гает мөбәрәк булсын дип,

Ходайдан яхшы хәбәр!

Хәзер Хәбибуллинарның бройлер тавыгына планнары зурдан – бәпкәләрне үстерер, дип уйлыйлар. Чөнки аларны чын әти белән әниләре карый алмас – алар инкубаторда чыккан 20 казны иярткән, инде су буена ук төшә башлаганнар. Ә болар бәләкәй бит әле, аннан соң, аларның үз әниләре бар бит инде. Тавык булса да, әнә ничек якларга гына тора балаларын чит куллардан – хәтта чукырга әзер.

– Үзебезгә дә мәзәк тоелды инде бу хәл. Бөтен тавык та тавык башлы булмый икән! – дип йомгаклый әңгәмәбезне Чулпан ханым. 20нче июньдә 50 яшь тулган икән аңа, «Шул уңайдан тавыгым зур бүләк ясарга уйлагандыр», – дип фаразлый үзе. Узган гомер бәйрәмегез котлы булсын, бәпкәләрегез дә исән-сау үссен!

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле