Феофан, Камил Сәмигуллин, Габделфәт Сафин Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән бергәләп яңа мәчет ача [фото]

-- Лэйсирэ

22 июль Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында яңа мәчет ачылачак. 10:30 да башланачак тантаналы чарага авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан метрополиты Феофан киләчәк, дип хәбәр ите Татар-тудейга район имамы Рамазан хәзрәт.

12:00дә бәйрәм намазы укылачак. Аннан соң концерт булачак, аны Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин алып бара. Концертта Габделфәт Сафин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Динә Гарипова чыгыш ясаячак.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий