Салават Фәтхетдинов курчаклар арасында концерт куеп йөри [видео]

-- Лэйсирэ

Легендар җырчы Салават Фәтхетдинов үзенең бакчасында  концерт-тамаша оештырган. Баскычларга таш сыннар, курчаклар тезеп утыртып, алар каршысына гитарада уйнап җырлый торган йомшак уенчык утыртып куйган. Беренчеләре тамашачылары булса, соңгысы, күрәсең, үзедер. Видеоны караучылар җырчының юмор хисеннән канәгать калып, бик күп лайк куйган.

01 -19 августта Камал театрында Салават Фәтхетдиновның 30нчы сезон юбилей концертлары уза. Артист үзе бүгенге тамашаны репетиция дип атаган.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий