Бик тәмле эремчек пирогы рецепты

-- Лэйсирэ

Кирәк ингредиентлар:
Камыр өчен:
— 1 стакан сөт;
— 100 г сыер мае;
— 1 аш кашыгы коры чүпрә;
— 1 аш кашыгы шикәр комы;
— 1 чеметем тоз;
— 1 йомырка;
— 2 стакан он.

Эчлек өчен:
— 280-300 г эремчек;
— 1 стакан каймак;
— 3 йомырка;
— 5-6 кашык шикәр комы;
— ванилин;
— майлау өчен тугланган йомырка.

Җылы сөттә чүпрә, шикәр комы, тозны эретәбез.

Эретелгән май, йомырка һәм он кушабыз.

Камыр басабыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Эчлеккә диелгән бөтен ингредиентларны кушабыз һәм болгатабыз.

Әзер камырны ике тигез өлешкә бүләбез. Берсен алып куябыз.

Икенче өлеш камырны җәябез, майлы табага куябыз, өстенә эчлек салабыз.

Кырыйларын матурлыйбыз, пирог кырыендагы камырны тугланган йомырка белән майлыйбыз.

220 градуслы җылынган мичтә 35-40 минут пешерәбез.

Бәйле