Рифат Фәттахов Венера Ганиеваны гаепли

-- Лэйсирэ

Рифат Фәттахов күптән түгел Венера Ганиеваның укытуына ризасызлыгын белдергән. Гөлсирин Абдуллинаның югары уку йортын зәңгәр дипломга тәмамлавын тамашачылар да, җырчының продюсеры Рифат Фәттахов та кабул итә алмады. «Шаккатмалы хәл, инде Гөлсирингә дә кызыл диплом бирмәгәч… Башкалар үпкәләмәсен, әмма Венера Ганиеваның быелгы чыгарылышы арасында профессиональ сәхнәдә иң зур уңышка ирешкәне Гөлсирин Абдуллина!» — ди Рифат әфәнде Фәттахов Интертатка.

Венера Ганиева җавап адымы ясаган ахырысы. Ул үзенең Инстаграмына «ваһаповчы» Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар, Ришат Төхвәтуллин белән төшкән фото урнаштырган. «Гөлсиринем, Азатым һәм Ришат. Быел Ришат ассисентурага укырга киләм диде», — дип язып куйган.

Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры — Рифат Фәттахов.

Интертат

Бәйле