Чаллыда яшьләр «чүпләмәгез» дигән өчен ир-атны кыйный, ул үлә. Тикшерү бара [видео]

-- Лэйсирэ

Балалар мәйданчыгын чүпләмәгез, дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

 

Кичә кич 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат көнбагыш ашап балалар мәйданчыгын чүпләгән яшүсмерләр төркеменә кисәтү ясаган. Алар аңа йодрыклары белән ташланган.

Ир-атны кыйнаучыларның икесе күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре әлеге булган хәлне өйрәнә.

Татар-информ

Бәйле