Татарстанга давыл килә: боз явачак

-- Лэйсирэ

19 июль Татарстан синоптиклары республика һәм Казанда яшәүчеләрне давыл турында кисәтә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе яшен, көчле җил һәм боз яву турында хәбәр итә.

Иртән һәм көндез Татарстан буенча, шулай ук башкалабызда яшен, җилнең тизлеге 17-22 м/с (Казанда – 15-20 м/с), урыны белән боз яву фаразлана.

Төнлә Казада температура +16-21 градус, көндез +24-29 градуска кадәр.

Фото: архив

 

Бәйле