Татарстанны шаулаткан үтерү буенча яңа мәгълүмат бар

-- Лэйсирэ

6 июньнән 7сенә каршы төндә Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында үтерү очрагы булды. “32 яшьлек хатын йоклаган ирен балта белән чабып үтерә һәм аны кисәкләргә бүлеп базга ташлый“ дип хәбәр итә РФнең ТР буенча тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Берничә көннән үтерелгән ирнең әти-әниләре уллары юклыгына борчылып полициягә мөрәҗәгать итәләр. Тикшерү барышында хатынга бүлекчәгә килергә кушалар. Әмма хатын бу вакытта яшь баласы белән Чаллыда хастаханәдә була. Шуңа карамастан хатын, өенә кайтып, мәетнең калдыкларын ишегалдына күмә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең эзенә төшәләр.

Хатын кылган җинаяте турында дөресен сөйләргә туры килә.

Бәйле