Салават Фәтхетдинов Элвин Грейга карата мөнәсәбәте үзгәрмәгәнен күрсәтә

-- Лэйсирэ

1 августтан Салават Фәтхетдиновның 30нчы сезон концерты башланып китәчәк. Җырчы матбугат конференциясендә журналистларга ныклап әзерлек баруы турында сөйләде. Ләкин мэтрга бирелгән сораулар бу тема белән генә чикләнмәде.

Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында сорау бирелгәч, Салават теманы борырга теләп, тамашачыга сылтап калдырды: “Мин тамашачыны аңламыйм. Оныгыннан күреп, әбисе дә тыңлый, әбиләре дә йөри – шуңа аптырыйм. Димәк, әбигә ошый” – диюдән башка бу турыда сүз кузгатмады.

Ә узачак концертына килгәндә, 30 ел дәвамында җырланган 600 җырдан 30ын сайлап алганнар. Тамашачы Салаваттан легендар җыры “Салкын чәй” җырланачакмы дип сораган. Кемдер тамашага шушы җырны ишетергә теләп барса, бер танышы “Аны җырласаң, чыгып китәм” дип фикерен белдергән икән. Шуңа күрә бу әле хәл ителмәгән.

Салават Зәкиевич концертның “Күңел күзе” дип аталачагын гына белдерде. Калган серләр, димәк, концерт барышында ачылачак.

Бәйле