Татарстанның бу шәһәр һәм авылларында телевизор һәм радио эшләмәячәк

-- Лэйсирэ

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 30 июльдән 2 августка кадәр Чаллы, Лениногорск, Чистай, шулай ук Кукмара районында теле- һәм радиотапшырулар эшләве вакытлыча туктатылып торачак.

Бу антенно-фидерлы җиһазларда ремонт эшләре үткәрү белән бәйле.  Чаллыда 9.15тән 17.00гә кадәр «Беренче канал», «Россия 1», «Матч ТВ», «ТНТ», «Татарстан – Яңа гасыр», «Звезда» каналлары күрсәтмәячәк. Шулай ук «Радио России», «Татарстан – Яңа гасыр», «Маяк», «Вести ФМ»ны тыңлап булмаячак.

Лениногорскта «Беренче канал», «Россия 1», «Петербург 5 канал», «Пятница», «ТНТ», «Татарстан – Яңа гасыр», «НТВ», «Матч ТВ» һәм «Радио России», «Татарстан – Яңа гасыр» эшләмәячәк.

Кукмара районы Плаксиха авылында 27 июль 8.30дан 17.00гә кадәр «Татарстан – Яңа гасыр»ны карап булмаячак.

Фото: pixabay.com

Бәйле