Филипп Киркоров белән җырлаячак Тимур Рифат Зариповны бер елдан артык көтеп очраша [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Җырчы Рифат Зарипов һәм Миләүшә Сафина сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган Тимур Фазлыевның хәлен белешергә барганнар. Кечкенә Тимур бу очрашуны бер елдан артык көткән.

«Бик акыллы, тәртипле, чип-чиста итеп татарча сөйләшә, моңлы итеп җырлый, аңардан чишмә суыннан да чистарак, җылы, рәхәт энергия бөркелә» ди бу малай турында Рифат Зарипов.

Тәмләп, коймаклар белән чәй эчеп, матур итеп җырлашып утырганнар. Бик матур тавышы һәм җырларга сәләте булган Тимур шушы көннәрдә Мәскәүгә барып җыр бәйгесендә беренче урын яулап кайткан. Финалы ноябрьдә үтәчәк ди, сәхнәдә хәтта Филипп Киркоров белән дә чыгыш ясарга мөмкин икән!

«Аллаһ теләсә мин курә дә башлыйм, йөреп тә китәрмен әле» дигән Тимур Рифат Зариповка. Амин, шулай булсын дип телик!

Мин буген Тимур @timfazliev дустыма кунакка бардым. Ул минем белэн очрашуны бер елдан артык коткэн, нихаять курештек?Биик акыллы, тэртипле, чип чиста итеп татарча сойлэшэ, монлы итеп жырлый, анардан чишмэ суыннан да чистарак ,жылы , рэхэт энергия боркелэ.Бергэ тэмлэп чэй эчтек коймак белэн, матур итеп жырлаштык.Тимурнын шатлыгыннан мин шатландым.Безнен курешуне дустым Милэушэ @milya__safina оештырды.Ботен артистларны да Биик каты яратам ди!Аллах телэсэ мин курэдэ башлыйм, йореп тэ китэрмен эле Рифат абый ди?Амин шулай булсын дип телик?#рифатзарипов #тимурфазлиев #казан #татарстан #изгелектэбулсынкунеллэр

Публикация от Рифат Зарипов (@rifat_zaripov_official)

Бәйле