Хәния Фәрхи исемендәге мәчет төзү идеясе кире кагыла

-- Лэйсирэ

Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы Байрамгул авылының имамы булган Расим Бастанов Хәния Фәрхи исемендә мәчет ачарга тәкъдим иткән. «Күз алдыгызга китерегез, безнең илдә «Хәния» мәчете булса, ничек күңелле булыр иде. «Хәния» мәчете. Әйтүе үк күңелле… Хәния апа моңа лаек дип уйлыйм!!!» — ди ул.

Хәния Фәрхи мәхәлләсе

«Мине аңларсыз һәм гаепләмәссез дип уйлыйм. Концертлар һәм флешмоблар яхшы әйбер, әмма алар онытыла. Ә аның кайда булуы — башка әйбер. Казанда, Чаллыда, Уфада, Тәтешледә, берәр авылда, яки Мәскәүдә булсын! Мин бу идеямне илнең мөфтиләре хуплар дип уйлыйм. Финанс ягын хәл итәргә була. Хәния апаның иҗатын яратучылар арасында акчалы кешеләр аз түгел. Ә без, гади кешеләр, ничек булдыра алабыз, шулай булышырбыз. Ахыр чиктә, бетон болгатып, кирпеч ташып булса да ярдәм итә алабыз. Шәһәрләрдә хәйрия концертлары оештырып, шул акчаны мәчет төзелешенә тотарга була. Мин, мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә шундый концертлар оештыра алам. Минем таныш артистларым һәм халык ансамбльләре бу идеяне хуплаячак. Болары — эшкә бәйле сораулар. Шулай ук Габделхәй абый белән Хәния апаның кызларының фикерләрен белсәң, яхшы булыр иде. Әйдәгез, бергәләшеп бу фикерне Габделхәй абыйга җиткерик. Сүз булып кына калмасын. Үзем ерак торам шул. Кычкырынып йөргәнче, эшкә тотыныйк. Ни генә әйтсәк тә, вакыт үткәч, хисләр сүрелә, онытыла башлый. Тормыш шундый ул. Аннары халыкны күтәрүе кыен була. Тимерне кызуында сугарга кирәк. Хәния мәчетен үзебез исән чакта булдыра алсак иде, Ходаем! Хәния апа гаиләсе белән килешергә, мөфти хәзрәттән фатиха алып, булачак мәчетнең урынын билгеләргә кирәк. Аннары счет ачылса, акча җыю эшләренә кушылырбыз, Иншә Аллаһ», — ди Рәсим хәзрәт.

Хәния Фәрхидән фатиха алганнан соң, хәзрәт «Хәния мәхәлләсен» теркәргә кирәклеген яза. Бу эшне үзе башкара алачагын әйткән.

Әлеге идеяне ул Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган төркемгә урнаштырган. Пост астында төрле фикерләр язылган. Әлеге фикерне хуплаучылар да, каршы килүчеләр, башка җырчылар исемендәге мәчет төзергә тәкъдим итеп язучылар да бар.

«Яхшы идея, әлбәттә, Хәниянең якыннарының фикерен белергә кирәк».
«Хәния мәчете ничек матур яңгырый. Хәния сөенеп ятачак, Алла бирсә».
«Һәрберебез аз гына кушылса да, тамчы тама тама, күл җыела».
«Оештыручылар булса, халык рәхәтләнеп бу изге эшкә кушылачак».
«Мәчет Хәния исемен йөртсә, аннан беркайчан да кеше өзелмәячәк».

«Башка җырчылар да бар, алар фанерага җырламаган»

Комментарийларның берсендә “Сүз дә юк, Хәния Фәрхи бик ягымлы, ләкин бездә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова да бар бит. Алар гомер буе җырлаган (фанерага да түгел)”, — дип язган Фания Гаффарова. Моңа каршы Расим Бастанов “Фәния, алыгыз да алар исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрегез. Кем сезгә комачаулый? Минем теләккә ни кагылышыгыз бар? Сезгә кем мине өйрәтергә хокук бирде? Сез Хәнияне фанерага җырлаган дисез. Беренчедән, Хәния Фәрхи үзе баянга кушылып җырлаган видеолар бар, аларны карый аласыз. Икенчедән, әйдәгез мастер-класс оештырыгыз, үзегезнең уңганлыкны күрсәтегез. Җырлагыз да видеоны төркемгә элегез, ә без карарбыз! Проблема нидә? Хәния апа сезгә нинди начарлык эшләде? Сез үзегезнең тормышыгыздан канәгать түгелме әллә? Шушы яшькә җитеп, начар уйлар һәм көнләшүне дөрескә саныйсызмы? Әллә сезне кечкенә вакытыгызда идәнгә төшереп җибәрделәрме? Каян сездә мондый кара җан? Сезне берәр вакыт дәррәү басып каршы алганнары булдымы? Хөрмәт йөзеннән генә торып басучылар булдымы? Мин бер артистны да алай каршы алганнарын күргәнем булмады. Үзегез нәтиҗәләр ясагыз инде…” – дип язган Расим Бастанов. Аңа күпчелек язылучы теләктәшлек белдергән.

Без — гади халык, концерт та оештырырбыз, кирпеч тә ташырбыз

“Татар-информ” хәбәрчесенә биология фәннәре аспиранты, укытучы, имам Расим Бастанов үзенең фикерләрен тулырак сөйләде.

“Мәчет төзү идеясе миңа килде. Мин үзем мәчеттә имам булып эшләдем, бу өлкәне беләм. Миңа калса, бу Хәния Фәрхи исемен мәңгеләштерүнең иң яхшы ысулы булып тора. Үземнең яктан документларны рәсмиләштерергә, теркәү узарга булышырга, дин әһелләре белән килешергә әзер. Мондый проектлар эшләүдә тәҗрибәм бар. Иң беренче, Хәния Фәрхинең ире Габделхәй абый, кызының фикерен белеп, оештырырга активистлар табылса, яхшы булыр иде. Хәния Фәрхинең танышлары арасында җитешле кешеләр бар. Ә без, гади халык концерт та оештырырга булышырбыз, төзү эшләрендә кирпеч тә ташырбыз”, – дип сөйләде Расим Бастанов.

Мәчет кайда төзелә?

Расим Бастанов үзе мәчетне Уфада яисә Казанда күрергә тели икән. Шәһәрдә төзелсә, мәчетне зур итеп салырга, районда булса исә мәчетне кечкенә итеп салырга кирәк дип уйлый. “Мәчет иң беренче чиратта уңайлы, матур булырга тиеш” – дип сөйләде ул. Расим Бастанов, фикере белән дин әһелләре дә ризалашыр дип уйлый.

“100 процент көнләшү!”

Хәния Фәрхи исемендәге мәчет төзү идеясен кире какканнарга каршы фикерен дә әйтеп үтте Расим Бастанов. “Социаль челтәрдә фикеремне белдергәннән соң 53 комментарий язылды. Шуларның берсе генә бу фикергә каршы төште. Мин моны көнләшү дип саныйм. 100 процент көнләшү! Ялган биттән дә язганнар дигән фикерем дә булды. Хәния Фәрхинең иҗатыннан көнләшеп язучы инде бу. Хәния Фәрхи Татарстанның мәдәни мирасы. Аның исемен ничек инде мәңгеләштермисең. Әгәр мәчет төзелсә, яратмаганнарның анда килмәскә, кермәскә тулы хокуклары бар. Ошамый икән, бу аларның эше. Әлеге мәчет Хәния Фәрхинең иҗатын сөючеләр хисабына төзеләчәк. Каршы төшүчеләргә борчылырга урын юк. Аларның акчалары чыкмаячак. Хәния Фәрхи турында начар сүз сөйләп йөргән кешеләрне аңламыйм. Ул һәрвакытта да ягымлы һәм ачык булды, кешегә авырлык китермәде. Кешеләрдә шулкадәр көнләшү каян булганын да белмим”, — дип фикерен белдерде имам.

“Ачыктан-ачык сөйләшик”

Хәния Фәрхи турында начар фикерләрен белдерүчеләр белән ачыктан-ачык, күзгә-күз карашып сөйләшергә дә теләгән Расим Бастанов. “Мин яздым. Әйдәгез барысын да күрешеп сөйләшик. Сез үз фикерегезне, мин үземнекен әйтермен дип. Миңа каршы чыктылар. Сөйләшеп килешүгә килергә уйлаган идем. Интернетта кеше теләсә нәрсә яза ала бит ул. Ә реаль тормышта сүз әйтергә курка”, — диде Расим Бастанов.

Пост астында Хәния Фәрхине фанерага җырлый дип язган Фаниягә күп кенә “ачу” сүзләре яуган. Шушы сүзләрдән соң ул кинәт фикерен үзгәртеп “Ни телисез, шуны төзегез. Кешене белми хөкем итмәгез. Хәния Фәрхине урыны җәнәттә булсын! Барыгызга да уңышлар!” дип язып калдырган.

Дин ягыннан тыеламы?

Татарстан Диния нәзарәте Коръән тәфсирен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: “Мин Расим белән бу хакта сөйләшкәч, тулы җавап бирә алырмын дип уйлыйм. Дин ягыннан кеше исеменә багышлап мәчет ачу гөнаһ түгел”, — диде Рөстәм хәзрәт.

Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфис хәзрәт Гайфуллин да бу темага фикерләрен белдерде. “Кеше исеменнән мәчетләрне ачалар бит. Бу дин ягыннан тыелмый. Мәчет ачылуның кирәген халык чишә. Чын мәгънәсендә дин юлында йөргән кеше түгел инде ул Хәния. Ләкин бу кешеләрнең үз теләкләрендә. Халык каршы килмәсә, мәчетне, әлбәттә, төзи алалар. Якын туганнары-кардәшләренең өлеше керсә, халык Хәния Фәрхи исемен куябыз дип әйтсә, мәчетне төзергә ярый”, — дип фикерен белдерде Әлфис хәзрәт.

“Мәчетне Хәния Фәрхи исеменнән салсалар, бигрәк күркәм. Идея яхшы. Хәния мөселман кешесе булган, мәҗүси булмаган бит инде. Мөселман кешесе буларак без сәдака да бирә алабыз, хәерле гамәлләр кыла алабыз, аның өчен хаҗ да башкара алабыз, мәчет тә сала алабыз. Ягъни, ул сәдака җәрия дип атала. Хәния үзеннән соң бу гамәлләрне башкара алмады. Әмма, аннан соң яки баласы, яки туганы аның исеменнән әҗер савап ирешсен дип изге эш эшләсә, ул мәчеткә халык йөргән саен аңа дога булып ирешә. Кешеләр кулланса, әҗер савабы була”, — диде Тимергали хәзрәт Юлдашев, Галеев мәчете имам-хатыйбы.

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА, Интертат

Бәйле