Иосиф Кобзон авыр хәлдә хастаханәгә эләгә

-- Лэйсирэ

Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары, СССРның Халык артисты Иосиф Кобзон авыр хәлдә хастаханәгә эләккән дип хәбәр итә РИА Новости.

Халык артистының хәле «авыр, әмма тотрыклы» диелә. Агентлык билгеләп үтүенчә, Кобзон онкоүзәктә химиотерапия курслары үтә.

2005 елда артистта онкологик авыру табылган иде. Ул ике операция кичерде һәм 2009 елдан табиблар күзәтүе астында тора.

Фото: komi.kp.ru

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий