Бүген 25 мең елга бер генә кабатланучы 4 сәгатьлек вакыйга була

-- Лэйсирэ

Бүген кич күк йөзендә гаҗәеп күренеш — тулысынча Ай тотылуын һәм Марсның кояшка капма-каршы булган ноктада торышын күзәтергә мөмкин булачак.

Белгечләр фаразлавынча, ай тулысынча тотылачак, һәм бу күреншне 13:50 — 19:10 сәгатьләр аралыгында күзәтергә мөмкин. Ә айның тулысынча тотылуы 15:51 — 17:08 вакыт аралыгына туры киләчәк. Иң кызыгы, бу иң озак тотылу булып истә калачак — ай тотылу 4 сәгать дәвам итәргә мөмкин.

Галимнәр ай тотылуын, ай бу вакытта чыккан һәм болытлар капламаган очракта, Рәсәйнең барлык территориясендә, димәк, бездә дә күзәтеп булачагын хәбәр итә.

Мондый күренеш 25 мең елга бер күзәтелә. Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерүенчә, Ай яисә Кояш тотылу, планеталарның бер рәткә тезелүе кебек табигать күренешләре кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясамый дип яза ТАСС.

Фото: pixabay.com

Бәйле