19 август 19.30да СТС телеканалында яңа реалити-шоу башлана. «Союзники» дип аталучы проектта аерылышкан җиде гаилә парлары акча өчен көч сынашачак. Катнашучылар арасында Казаннан өч ел элек аерылышкан Алексей һәм Регина Мироновлар да бар. 

Мироновларның җиде яшьлек Илья исемле улы һәм ике яшьлек Алиса исемле кызы бар.

Тапшыруны аерылышкан Агния Дитковските һәм Алексей Чадов алып барачак ди оештыручылар. Төп приз — 10 миллион сум акча җиңгән парга түгел, ә аларның уртак балаларына вәгъдә ителә.

Фото: архив

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий