Җәннәт исеме астында чыгыш ясаучы популяр җырчы Гөлназ Асаева соңгы арада Инстаграм челтәренә бик еш кына үзенең тормыш, гаилә, авыл турында уйлануларын язып куя башлады. Соңгы фотоларның берсендә җырчы мунчадан соң төшкән фото куйган. Анда ул үзен 5 яшенә кадәр үстергән әбисенең фотосын күрсәтә.
«Туганнан ук мине карап устергән якын кешем. Әти-әни укыган вакытта мин нәнәй, картатай белән авылда үстем. Шундый рәхәт чаклар… Нәнәм складтта эшли, картатай тракторлар, комбайннар төзәтә иде. Мазут исен ярата идем. Шундагы абыйлар арасында буталанып тик йөрдем инде. Хәзер икесе дә ялда. Картатаем мулла. Таза-сау гына булыгыз, безнең игелектә яшәргә сезгә, Алла Бирсә» дип яза Гөлназ Асаева.