Ышанырга ярыймы? Гипноз турында 4 миф һәм чынбарлык

-- Лэйсирэ

Бер федераль каналда «Йолдызлар гипноз астында» дигән тапшыру бара. Форматы буенча «шоу» дип билгеләнгән бу тапшыруга килгән йолдызлар нәрсә генә кыланмыйлар: гипнозчы бер сүз әйтүгә йокыга китәләр, һөнәрләрен алыштыралар, кеше-үрмәкүчкә әйләнеп, сәер хәрәкәтләр ясый башлыйлар, гипнозчы бармак чиртүгә биергә тотыналар. Кыскасы, шоу күрсәтәләр.

Бу тапшыруны карагач, гипноз – могҗиза икән ул, дигән фикергә киләсең. Әнә бит, артист кеше юристка әйләнеп, судта кешене яклый (бер артистны гипнозлап йоклатып, ялган суд залына алып килеп утырттылар һәм анда бер кешене якларга куштылар, ул бу эшне башкарып чыкты). Икенче бер артист үзенең кем булып эшләвен онытты һәм бөтенләй башка һөнәр турында сөйли башлады – гипнозчы аның хәтерен «юкка чыгарып» торган иде. Могҗиза бит инде! Менә шулай әкият күрсәтеп халык башын бутыйлар.

Чынлыкта гипноз нәрсә соң ул – могҗизамы, әллә фәнме? Бу хакта без психолог, гипнотерапевт, психосоматик терапевт, Русия психотерапевтлары берләшмәсе һәм Халыкара аеклык һәм сәламәтлек Лигасы әгъзасы Алмаз Зарипов белән сөйләштек. Ул гипноз тирәсендә бөтерелгән мифларны җимерергә булышты.

1нче МИФ. Гипноз ул – тумыштан бирелә торган могҗизави сәләт.

ДӨРЕСЕ: Тумыштан ниндидер харизма, кешеләрне аңлый белү сәләте булырга тиештер, әлбәттә. Ләкин гипноз ул могҗиза түгел. Гипнотерапияне медицина вузларында өйрәтәләр. Мин үзем гипноз белән 17 яшемдә мавыга башладым. Бу темага бик күп китаплар укыдым, семинарларга йөрдем, Казан һәм Мәскәү вузларында белемемне күтәрдем. Гипнозчы – кешегә транс халәтенә керергә, шул халәттә психологик богаулардан котылырга ярдәм итүче генә ул. Гипноз вакытында кеше үз үзенә ярдәм итә. Терапия юлда ук башлана. «Ярдәм итегез!» – дип, алкоголикларның якыннары шалтырата. «Үзе эчүен ташларга телиме?» – дип сорыйм. «Юк», – дисәләр, ул кешене дәваларга алынып та тормыйм. «Миңа алып килмәгез, үзе теләмәгәч, мин дәвалый алмыйм», – дим. «Әнә фәлән кеше мәҗбүр итеп булса да дәвалый бит», – диләр. «Дәвалагач, шул кеше янына барыгыз», – дим. Булдырып булмаслык эшкә алынып, кешене алдамыйм мин. Әгәр кешенең гипнозга, эчүен ташлаячагына ышанычы юк икән, ул дәвалана алмаячак.

2нче МИФ. Гипнозланган кеше нәрсә эшләгәнен аңламый.

ДӨРЕСЕ: Гипноз вакытында кешеләр нәрсә генә эшләми: егылалар да, елыйлар да, косалар да. Ләкин гипнозланган кеше үз-үзен контрольдә тотмый, нәрсә эшләгәнен аңламый, дип әйтү дөрес түгел. Кеше үз аңында кала, ул хәтта торып китә дә ала (тик тәҗрибәле гипнозчы моңа юл куймый, әлбәттә). Ул бары тик игътибарын гипнозчы әйткәннәрдә туплый, калган нәрсәләргә игътибар итми.

Гипнозга кертү өчен уртача 2 минут кирәк. Төрле стадияләре бар. Өченче стадия – иң тирән гипноз. Андый вакытта кеше бернәрсә ишетми, сизми, аңа хәтта операцияләр ясарга да мөмкин. Мин кешенең башын – бер, аякларын икенче урындыкка куям, ә уртада бушлык кала. Ләкин тирән гипнозга кертелгән кеше егылып китми, шул ике урындыкта ике сәгатькә кадәр ятып тора ала.

Кайвакыт «чегәннәр гипнозлап, акчаларымны алып киткән» дигәнне ишетергә туры килә. Чегәннәр гипнозламый. Алар каушату алымы белән эш итә. Бөтен кешегә дә килми алар, башта күзәтәләр, үзләренә туры килгән типны тапкач, кинәт киләләр дә әллә нәрсә сөйли башлыйлар. Аңлашыла ки, кисәк булган бу хәлдән кеше каушап кала, бер мизгелгә аңы томалангандай, онытылып киткәндәй була. Ә үз аңына килгәндә чегәннәр аны «чистартып» киткән була инде.

3нче МИФ. Бөтен кеше дә гипнозга бирешми.

ДӨРЕСЕ: Оста гипнозчы иртәме-соңмы бөтен кешене дә диярлек гипноз халәтенә кертә ала. Ләкин гипнозга бирешмәүчеләр дә бар. 7-10 яшькә кадәрге балалар гипнозга бик бирешми, чөнки аларның күзаллау дөньясы формалашып бетмәгән була әле. 80нән өлкәнрәк кешеләрне дә гипнозлау кыен, аларның хәтере начарая, оныта башлыйлар. Психик тайпылышлары булган кешеләр шулай ук гипнозга бирешми. Мин гипнозны вип-дәвалау дип атыйм. Кешенең интеллекты югарырак булган саен, аны гипнозга кертү шул кадәр җиңелрәк. Әйтик, аңа урманны күз алдыңа китер, дип әйтәсең икән, ул шаулап утырган яшел урманны күз алдына китерә. Ә психик тайпылышы булган кеше күз алдына китерә, образлар белән эшли, игътибарын бер әйбергә туплый алмый, шуңа күрә гипнозга да бирешми.

4нче МИФ. Гипноз сәламәтлек һәм психика өчен куркыныч.

ДӨРЕСЕ: Гипнозның бер куркынычы да юк. Гипноз ул – табигый халәт. Кеше гипнозчының тавышына һәм күрсәтмәләренә, бүлмәдәге музыкага ияреп оеп китә һәм кыска вакытлы транска чума. Кайвакыт китап укып утырганда яисә транспортта барганда йоклап киткән кебек булабыз бит – гипноз да менә шуның кебек. Баш мие берничә секундка ял итеп, «сүнеп» ала. Шул рәвешле психика үзен артык көчәнеш килүдән саклый. Димәк, моның бер куркынычы да юк.

Куркыныч тудыра торган нәрсә башка. Хәзер үзләрен гипнозчы дип атаучылар күбәйде. Телевизордан гипноз белән бәйле шоулар да күрсәтәләр. Ләкин аларга ышанырга ярамый. Кеше шуларга ышана, алдана, ялган гипнозчыларга акчасын чыгарып сала, ә аннары «менә шул адәм миңа булышты» дип башкаларга сөйләп йөри, шул тозакка башкаларны да тарта – менә шунысы куркыныч.

– Алмаз әфәнде, сез нинди очраклар белән эшлисез?

– Иң күп килүчеләр – сәрхушләр. Статистика буенча, миңа килгән 10 сәрхушнең 7се айный. «Менә фәлән-фәлән җирдә кодлаштырган идек, бер ел эчмәде дә, аннары тагын эчә башлады», – дигәнне ишеткән бар. Димәк, дөрес итеп кодлаштырмаганнар. Кодлаштыру ул – кешенең фикерләвен үзгәртү, аракысыз да яшәп булуына ышандыру. Гомерлеккә кодлаштырып булмый. Кайбер клиникаларда: «10 елга кодлаштырасызмы, 15 елгамы – сайлагыз», – дип сайлау алдына куялар, кодлаштыру бәясе дә шуңа карап билгеләнә, әлбәттә. Ләкин бу дөрес түгел. Фәлән курсны үткәч, кеше 15 ел эчмәячәк, дип гарантия биреп булмый. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Шулай да алкоголизм дәвалап булмаслык чир түгел. Кодлаштырганнан соң 20-25 ел эчми торган кешеләр бар. Әгәр кеше үзенең сәрхуш икәнен таный һәм «миңа булышыгыз әле» дип килә икән, аны дәвалап була.

Күпләр хатын-кыз алкоголизмын дәваларга алынмый, мин анысы белән дә эшлим. Шулай бер сәрхуш хатынны дәвалаган идем. Биш ел моның турында бернәрсә дә ишетмәдем. Биш елдан соң уртак танышыбызны очраттым. «Син ул хатынны нәрсә эшләткәнсеңдер, ул бит хәзер аракы турында ишетергә дә теләми!» – ди. Миндә дәваланганнан соң бу хатын хосписта эшләгән, дингә кергән, кияүгә чыккан һәм хәзер ире белән бергә бала үстереп яталар икән.

Фобияләр, паник атакалар, бәйлелек, депрессия, булимияне (ашый да коса) дәваларга булышам. Миңа дәрәҗәмне саклау бик мөһим, шуңа күрә дәвалый ала торган чирләргә генә алынам, кешеләрне алдыйсым килми. Наркомания һәм онкология белән эшләмим. Гомумән, соңгы стадиядәге онкологияне «дәвалый ала» торган гипнозчы тапсагыз, аннан ераккарак качыгыз, чөнки ул – шарлатан. Андый стадиядә инде бернәрсә дә булышмый. Ә менә үзеңдә онкология икәнен кабул итәргә һәм бу чир белән яшәргә өйрәнергә гипноз ярдәм итә ала.

Гадәти булмаган очраклар да бар. Әйтик, күптән түгел Алма-Атадан 11 яшьлек бер малайны алып килделәр. Анда Туретта синдромы. Куркыныч нәрсә икән ул: үзәк нерв системасында тайпылышлар булу сәбәпле бала калтырана, тик утыра алмый. Бу диагноз белән бер дә эшләгәнем юк иде. Шулай да әти-әнисе бик үтенеп сорагач алындым. Бала үзе бик акыллы, итальянча җырлый, самокатта йөри, ләкин менә шушы диагнозы тулы канлы тормыш алып барырга ирек бирми. Беренче сеанстан соң ук бала тынычланып калды, калтыранмый башлады. Ә инде дүртенче сеанста тыныч кына итальянча җыр җырлап күрсәтте. Рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.

Гомумән, нинди генә чир булса да – аллергияме ул, эчке органнар авыртуымы, башкасымы – беренче чиратта сәбәбен психикадан эзләргә кирәк. Бөтен чир – нервыдан, дигән сүз юкка гына әйтелми ул. Күз яше булып чыкмаган үпкәләү, ачу, нәфрәт чир булып чыга. Гипноз менә шул авыруның барлыкка килү сәбәбен ачыкларга һәм аны дәваларга булыша да инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий