- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган. Ә картадагы балансны караса, тәгәрәп китә язган. Татьяна Иванова апрель аенда банкта хезмәт хакы салына торган карта ала. Берничә көннән балансны карый. Ә анда акылга сыймаслык бурыч – минус 203 миллион сум…
Соңыннан ачыклануынча, бурычның чын хуҗасы аның адашы икән. Аларның исемнәре генә түгел, паспорттагы, ИННдагы мәгълүматлары да туры килә. Бердәнбер аерма – берсе Благовар районында теркәлгән, ә икенчесе Кемерово өлкәсендә.
Хатын-кыз үзенең әлеге бурычка бернинди катнашы булмавын Кемеровоның суд приставларына аңлатып караган, тик әлегә бернинди уңай нәтиҗә юк.
“Әлеге бурычның 170 миллион сумы – кредит. Аны алганда, кредит алучы мотлак рәвештә фотога төшерелә. Бурыч алган кешенең шәхесен шул мәгълүмат буенча да ачыклап була, ләкин берсе дә бернәрсә дә эшләми”, – дип ачына юктан гына бурычлы булган ханым.
Фото: “Башинформ”