Картасын алыштырган һәм… 203 миллион сум бурычка баткан

-- Лэйсирэ

Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган. Ә картадагы балансны караса, тәгәрәп китә язган. Татьяна Иванова апрель аенда банкта хезмәт хакы салына торган карта ала. Берничә көннән балансны карый. Ә анда акылга сыймаслык бурыч — минус 203 миллион сум…

Соңыннан ачыклануынча, бурычның чын хуҗасы аның адашы икән. Аларның исемнәре генә түгел, паспорттагы, ИННдагы мәгълүматлары да туры килә. Бердәнбер аерма — берсе Благовар районында теркәлгән, ә икенчесе Кемерово өлкәсендә.

Хатын-кыз үзенең әлеге бурычка бернинди катнашы булмавын Кемеровоның суд приставларына аңлатып караган, тик әлегә бернинди уңай нәтиҗә юк.

«Әлеге бурычның 170 миллион сумы — кредит. Аны алганда, кредит алучы мотлак рәвештә фотога төшерелә. Бурыч алган кешенең шәхесен шул мәгълүмат буенча да ачыклап була, ләкин берсе дә бернәрсә дә эшләми», — дип ачына юктан гына бурычлы булган ханым.

Фото: «Башинформ»

Кызыл таң

Бәйле