Улын ташлап киткән Нәҗибә ялгышын аңлап, больницага килә, әмма соң була

-- Лэйсирэ

Бу гаилә белән якыннан танышканчы ук, аларны белгәннәр: «Галиәхмәтовлар – ныклы, булган нәсел, тирә-якка үрнәк», –диделәр. Менә мин Арча районының Штерә авылында, зур таш йортның капкасын ачып керәм. Башта төрле уйлар бөтерелә: «Ничек каршы алырлар икән, бөтенләй үк кире борсалар?»

Үземдә кыюлык туплап, алга атлыйм, ишектән бик мөлаем бер апа күренә. «Миңа Зөһрә әби кирәк иде, биредә яшиме?» – дим. «Мин бу йортның килене булам, әни өйдә, түргә узыгыз», – ди ул. Тавышы теләсә кемне тынычландырырлык салмак һәм нәфис. Минем бөтен борчуларым, көне буе эшләп арыганнарым шунда ук гүя җилгә оча. Күңелемә ниндидер бер сихри ләззәт иңеп, ак әби белән очрашуга ашкынам. Мине: «Нихәл, кызым», – дип, җиңел гәүдәле, ачык йөзле әби каршылый.

Йөзьяшәр әбиләр белән беренче генә очрашуым түгел, барысында да иң сокландырганы – аларның үтә дә гадилекләре, тормышны ничек бар шулай кабул итә белү осталыклары. Меңьеллык имән басынкылыгы, беркем дә, бернәрсә дә какшата алмас түземлек, яшәешне ярату хас аларга. Йомшак кәнәфиләргә утыргач, безнең әңгәмәбез төрле-төрле борылышлар алып, әкрен генә дәвам итә. «Рөстәм дә кайтып җитәр, берәүләр бәрәңге сызарга чакырганнар иде, эштән соң шунда төшеп китте, үзебезнең тракторыбыз бар», – ара-тирә Лилия ханымның ирен көтүе, аның турында кайгыртуы гына сизелеп тора иде. «Заветы Ильича» колхозында эшли башлаган идек. Хәзер ирем «Яңарыш» агрофирмасында, 34 ел инде комбайнда, бер җәй калдырмыйча эшли, гел алдынгылар рәтендә, узган елгы уракта да беренче булды. Егет кешегә мең һөнәр дә аз, дигәндәй, электриканы да белә, эретеп тә ябыштыра, балта остасы да». «Гармунда уйнарга да беркем дә өйрәтмәде, үзлегеннән өйрәнде», – дип, улы өчен горурлыгын яшермичә, сүзгә кушыла Зөһрә әби.

Зөһрә Исмәгыйль кызы Галиәхмәтова 1923нче елның 10нчы июлендә Батыр Курса (хәзер Югары Курса) авылында туа. «Безнең авылга көрәшче исемен биргәннәр. Тирә-якка даны таралган Салих исемле көрәшче яшәгән авылыбызда, – дип, минем нәрсә турында сорарга теләвемне алдан сизеп җавап бирә әби. – 17 яшемдә яшен суккандай булды, аяусыз хәбәр бөтен яшьлек хыялларын челпәрәмә китерде. 41нче елның салкын ноябрендә газиз әнкәем арабыздан мәңгегә китеп барды, 42нең мартында якты дөнья белән әтием хушлашты. Сеңлем Бибинурны Казанга бер гаиләгә бала карарга урнаштырдым. Башка чара юк иде. (Бибинур апа кияүгә чыгып, ике кыз, бер ул үстерә, әле яңа гына бакыйлыкка күчкән). Абыем Фатыйх сугышка китеп хәбәрсез югалды, энем Нәфыйк сугыштан исән-сау кайтты, хәзер мәрхүм инде. Ул елларда авылдан биш кыз биш километр йөреп тимер юлда эшләдек. Зәмһәрир суыгы, ачлыгы әле дә күңелне өшетә кебек. Аннары Арчадан Заготскот дигән авылга (Иске Чүриле белән Штерә арасында) килеп урнаштым. Кызлар белән тулай торакта торабыз. Атка атланып, сука белән җир сукалыйбыз, тырмалыйбыз, үгез җигәбез. Ашлыкны сортына аерып, амбарларга тутырабыз. Урманын да кистек Венетада, Красный Долда. Кая кирәк – шунда бардык. Гариф Ахуновның апалары белән эшләгәнем хәтердә. 1955нче елда Штерә егетенә кияүгә чыктым. Абыйлары килеп димләгәч, сугыштан авыр яралар алып кайткан хәләлем Минтаһир белән тормыш кордык. Кайнатам Галиәхмәт нечкә күңелле кеше иде. Кесәсендә авыл малай-шалаена дип хәстәрләп куйган шикәр-прәннеге гел була торган иде. Төп йортка нәсел дәвамчысы калсын, дип ут йотты ул».

Әмма Зөһрә әбинең кайнатасын ничек кенә сөендерәсе килмәсен, ана булу теләге үзенең дә йөрәген тырнап-чәнчеп торса да, зарыгып көткән бәхетнең аларга елмаясы килми.

Көннәрнең бер көнендә Арчада балалар тудыру йортында шәфкать туташы булып эшләгән Мәрзия апа аларга сугыла: «Зөһрә, бөтерчек кебек бер малай бар бездә, бала табучы хатыннар да, үзебез дә сөеп туймыйбыз, яхшы кешеләргә эләксен иде бичаракай, дибез, әллә тәвәккәлләп карыйсызмы?» Зөһрә апа белән Минтаһир абый шунда ук Арчага китәләр. «Нарасыемны алып кайткач, пәлтәләр алдым, итекләр бастырдым, бабасы артыннан калмыйча йөри торган иде. Бабасы үзе дә бик яратты аны», – дип, шул кадәр җылылык белән искә ала Зөһрә әби. 1967нче елгы Рөстәм авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Үрнәктә киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә. Алтынчымы-җиденчеме класста ишеттерәләр Рөстәмгә уллыкка алынган бала булуын. Ул туп-туры өенә чабып кайтып, әнисеннән сорый: «Шулаймы?» Әнисе дә «әйе» дигән сүздән башканы әйтер хәлдә булмый ул минутларда.

Шул вакыттан соң ничәмә-ничә еллар үтә, Рөстәм дә инде 12-13 яшьлек әле тормыш күрмәгән малай түгел, 45 яшьлек матур тормыш алып баручы ир, балаларының яраткан атасы. Бервакыт хатынының әтисе элеваторга онга бара, ак он цехы ачылган чак була. Вахтада утырган хатын килүчеләрнең паспортларын сорый. Паспорттагы теркәлү урынына күзе төшкәч: «Сез Штерәдән икән, минем күршем Нәҗибәнең дә улын сезнең авылга уллыкка алалар», – дип әйтә. «Минем киявем бит инде ул», – дип әйтеп салуын үзе дә сизми кала Госман абый. Рөстәмнең кендек әбисе дә Нурия ханымның әнисе була. Әтисе Арчага килгән хәрби булган икән. «Бәлки, шалтыратырсыз, Нәҗибә апа да күпне күрде, сәламәтлеге дә какшаган», – дип, телефон номерын суза. Лилия апа бу хәбәрне иренә ничек җиткерергә белмичә берәр атна изалана. Әйткәч, Рөстәм абый үз эченә бикләнә, сарай-куралты тирәсендә көннәр буе бер сүз дәшмичә йөри торган була. Моңа йөрәге әрнегән хатыны, бар кыюлыгын җыеп, аңа сүз ката. «Шалтырат, барабыз», – ди аңа ире. Нурия апа бу хәбәргә шатланса да: «Башта Нәҗибә апаны әзерлим әле, тиздән аның туган көне була, шунда килерсез», – дип җавап бирә. Бүләк тотып кергән улын күреп, ана тезләренә чүгә. Әмма Рөстәм: «Кирәкми, әни», – дип, аны торгызырга ашыга. Теге вакытта Нәҗибә апа ялгышын аңлап, больницага килә, әмма соң була. Эчендәгесеннән утта көеп, бөтен барлыгын эшкә багышлый ул.

Әле Нәҗибә апаны күреп-сөйләшеп кайткач та, берникадәр вакыт Зөһрә апага ни әйтергә белми аптырый алар. «Ни йөрәгегез белән бардыгыз анда?» – дигәннән башканы әйтми ул. «Рөстәм анасына бик охшаган», – ди Лилия ханым. Нәҗибә апаның Рөстәмнән олырак улы була, ул бүгенге көндә мәрхүм. Нәҗибә апа Штерәгә улы янына килеп йөри. Ике әни, дуслашып, бер-берсендә кунакта булалар икән. «Гаеп итү җиңел, кешене аңлау гына кыен», – ди киң күңелле, изге ананың үзенә охшаган килене. Юкка гына «килен кайнана туфрагыннан» димиләрдер.

«Колхозда төрле эштә эшләдек, хуҗалыкта бишәр бригада иде ул вакытларда, гел алдынгы урында идек, «Штерәләр сугыш вакытында да ипи ашады», – дип әйтәләр иде безнең турыда. Ирем дә бик эшчән булды, зарлануның «з» хәрефен дә белми иде. Фермада, гаражда каравыл торды, җәйләүләрдә көтү көтте. Картаеп, үләр вакыты җиткәч кенә инвалидлык группасын алды. Барсак та, табиблар, йөрәге таза, дип кире бора иде. 64 яшендә арабыздан китеп барды, мәрхүмкәем. Сугышта атта хезмәт иткән ул. Хәзер үземнең дә аның янына барыр вакытым җитәдер инде», – ди Ак Әби. Үзәк телевидениенең «Жди меня» тапшыруы аша әби 1935нче елгы энесе Исмәгыйлев (Ибраһимов) Миңнеәхмәт Исмәгыйль улын да эзләткән. Ул 1952-53тә армиягә алына. Туганнары янына бер кайтып китә. «Марусяны алдым хатынлыкка», – дип әйтеп, тагын китеп бара. Шуннан хәбәре килми. Бу эштә Зөһрә әбигә килененең сеңлесе Гөлнар булыша.

«Әни эрләргә, бәйләргә бик ярата, оныклары да: «Әби, синең чәең тәмле», – дип, аның янында бөтереләләр».

Сөбханалла, Зөһрә әби бүген дә үз аягында нык басып йөри, аның тормыш белән кызыксынучанлыгы әллә каян сизелеп тора. Бәхетле бит ул, картлыгы бәхеттә, кадер-хөрмәттә аның. Әле яңа гына 95 яшьлек юбилее уңаеннан аның янында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев булып китә, ил башлыгы Владимир Путин котлавын да җиткерә. Хәер, моның өчен аның кебек киң күңелле булу җитә, бәхетле картлыкны сорап алмыйлар, аңа лаек булырга кирәк.

Миләүшә ХАННАНОВА, Арча районы

Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий