Татарстанга эссе һава торышы килә

-- Лэйсирэ

Синоптикларның фаразы буенча, Татарстан башкаласында кабат эссе һәм аяз һава булачак, салкын фронт китәчәк. Бу турыда КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев, Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары нигезендә, бүген һава 19 градуска кадәр җылыначак дип сөйләде. Шулай итеп, салкын һава Казаннан китәчәк.

Җомга көнне, 10 августта, аяз һава торышы көтелә. Көндез 24 градус, төнлә 17 градус җылы булачак.

Ял көннәре эссе булыр дип фаразлана. Шимбә көндез 28 градуска кадәр эссе булачак (бераз яңгыр булуы ихтимал). Төнлә исә температура 17 градуска кадәр төшәчәк.

Ял көнне, 12 августта, көндез 27 градус җылы, төнлә 17 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем фаразланмый.

9 августтагы температура максимумы 1886 елда теркәлгән. Бу көнне 36 градус эссе булган.

tatar-inform

Бәйле