Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев көзнең нинди булачагын әйтә

-- Лэйсирэ

Августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз, дип әйтә халык сынамышы. Һава торышына бәйле сынамышлар да шактый күп. Мәсәлән, августның беренче атнасында тотрык­лы көннәр сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. Август яңгырсыз килсә – җылы һәм коры көзгә, бу айда бәс төшсә – иртә кышка ишарә, берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

Болардан тыш дистә еллар дәвамында һава торышын язып барган тәҗри­бәле кешеләр дә бар. Без аларга еш мөрәҗәгать итә­без. Алга таба көннәр ничек булыр, яңгырлар яумасмы, басуларда ашлык җыелып, исән-имин амбарларга кайтып җи­тәрме? Балтач райо­ны­ның Яңгул авылыннан Әмир Шәрәфиев һава торы­шының алга таба уңайла­насын хәбәр итә.

– Бу салкын яңгырлар әз генә иртәрәк булды. Урып-җыю башлангач, бер була торган иде ул. Нәрсәгә шулай булды икән дигән идем, ай арасы җиткән икән. Мин бу ике көнлек яңгырны 12ләре тирәсендә көткән идем. Көннәр июльдәге кебек үк эссе дә булмас, төннәр озын бит. Алдагы көннәрдә әйбәт һава торышы күзәтелә. Август гадәти яхшы җәй ае булыр. Урыны-урыны белән яңгыр­лар явар. Быел июль­нең шулай җылы килүен фаразлаган идек, былтыр җәй булмады да бит.

– Әмир абый, урып-җыю­га куркыныч янамыймы?

– Юк, зыянлы булмас. Шулай да 20ләре тирәсендә циклон булырга мөмкин. Бәлки аңарчы урып-җыю эшләрен төгәлләп тә куярлар инде. Августта яңгырлар булу – гадәти хәл бит. Урыслардагы “Баллы” һәм “Алмалы” спас-яңгыр­ла­ры булмыйча калмый. Аның берсе булды инде. Христиан­нарның сынамышлары шактый дөрескә килә. Сентябрь­дә бәрәңге казый башлаганда, яңгырлар куркытып алыр. Хәер, хәзер бит кеше бәрәң­гене күп утыртмый. Алданрак тотынучылар өлгерер, соң­рак та казып алырга була. Хәзер авылда бәрәңгелектә печән чә­чеп үстерәләр бит. Ә менә алдагы кыш шактый салкын киләчәк.

Кыяр-помидор кебек яшел­чәләрнең уңышы августта ничек булачак, дигән сорау да кызыксындырды безне. Әмир Шәрәфиев болай ди:

– Ике-өч көнлек су­ык­ның кыярларга зыяны булды, биг­рәк тә ачык грунтта җи­теш­кәннәре уңышны киметә. Помидорга да зыяны тиде. Оста бакчачылар помидорларны, яңгыр була башласа, каплап тора. Су буендагы бакчаларга фитофтора төш­те инде. Бә­рәңгеләр әйбәт булыр дип уйлыйм. Быел корылык булды, диләр. Унынчы елгы кебек үк булмады ул, чөнки туфракта дым күп иде. Кайбер районнарда корылык үзен сиздерде. Нурлат районындагы танышым, бә­рәңгеләр көеп бетә инде, ди. 17ләп районда шундый коры һава торышы сакланды.

Игеннәрне җыеп алуга килгәндә, Лаеш районы Хәер­би авылында яшәүче 49 ел агроном булып эшләгән Шамил Кушмин урып-җыю өчен һава торышының бик яхшы килүен белдерә. “Техника эшләп торса, бар да әйбәт булачак. Урып-җыюга 25 июльдә чыккан идек, инде эшнең яртысын тәмамладык. Көннәр әйбәт торганда, эш вакытында бетәргә тиеш. Яздан, сүз дә юк, бераз тоткарлык булды, суык та килде, яңгыр да булмады. Ә урып-җыю өчен менә дигән вакыт хәзер. Кемнең техникасы, “сушилка”сы бар – мондый хәлдә җыеп алу тиз булачак. Без бүген арпа сугабыз. Ул 22 процент дымлылык белән кайта. Кибеп бетсен өчен 14-15 процент тирәсе булырга тиеш. Хәзер күп очракта ашлык киптерү җайлан­масын­нан башка булмый”, – ди тәҗрибәле агроном.

Рәсимә Галиева, vatantat

Фото: rsloboda-rt.ru

Бәйле