Татарстаннан булган күп балалы ана күпердән сикерергә тели

-- Лэйсирэ

Башкортстанда машина йөртүче Татарстаннан күп балалы ананың үз-үзенә кул салуына юл куймаган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Хатынны Туймазы күперендә кичә кич күреп алганнар. Машина йөртүчеләрнең берсе туктап, кызны сөйләштерә башлаган, бу вакытта шаһитлар табибларны чакырган. Психологик ярдәм күрсәтү өчен, кызны медицина учреждениесенә алып киткәннәр.

Ачыкланганча, Татарстаннан 22 яшьлек хатын ялгызы үз баласын һәм апасы балаларын тәрбияләгән. Башкортстанга ул туганнарына матди ярдәм сорап барган булган. “Аңа психологик ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Әмма ул ярдәм түгел, акча кирәк дип белдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә кул салырга уйлаганда аек булмаган”, — дигән “Башинформ”га чыганак.

tatar-inform

Фото: pixabay.com

Бәйле